Украина мәхкәмәсе миграция хезмәтенә Казан хокук яклаучысы Илмир Имаевның мөрәҗәгатен кабат карарга кушкан

Илмир Имаев

Львовның апеляция мәхкәмәсе Украина миграция хезмәтенә Казан хокук яклаучысы Илмир Имаевның качак статусын алу турындагы мөрәҗәгатен кабат карарга кушкан.

"Мәхкәмә соңгы карар чыгарды. Минем эшне алар кабат карау өчен дәүләт миграция хезмәтенә җибәрде", диде Имаев.

Аның әйтүенчә, миграция хезмәте вәкилләре мәхкәмә утырышында катнашмаган. Элегрәк алар мәхкәмә утырышына килмәү һәм урыс теленнән украин теленә тәрҗемәче булмау сәбәпле, мәхкәмә ике тапкыр кичектерелде.

Имаев мәхкәмәгә үз мөрәҗәгатьләрен җиткергән булган һәм алар кабул ителгән. Ул мәхкәмәне Украина иминлек хезмәте түрәләре һәм миграция хезмәте вәкилләреннән аңлатмалар алуны сораган. Чөнки элегрәк миграция хезмәте аңа карата Русиядә чыгарылган хөкем карары нигезле һәм кануни дип тапкан иде һәм шул сәбәпле Имевка качак статусы бирүдән баш тартты.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде. Ул 2017 елның 21 июльдә вакытын тутырып төрмәдән чыкты һәм Украинага кереп, миграция хезмәтеннән качак статусы сорады. Азатлыкка биргән бер интервьюсында ул "Украинада кеше хокуклары Русиягә караганда күбрәк яклана", дип белдергән иде.