Казанда Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен тикшерделәр

Халыкара түгәрәк өстәл чарасы

11 декабрь Казанда "Русия-Төркия мөнәсәбәтләренең үсеш перспективалары" исемле халыкара түгәрәк өстәл утырышы үтте. Чарада ике ил арасындагы тарихи, мәдәни, сәүдә элемтәләре тикшерелде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты оештырган чарада татар галимнәре белән бергә Төркиядән килгән ике галим дә катнашты.

Төрек телендәге чыгышларда, Русия һәм Төркиянең уртак ягы - үзләре көнбатышлы булмасалар да, ике илнең дә көнбатыш фикерләрен кабул иткән илләр булуында, дигән фикерләр яңгырады.

Төркиянең Әнкара университеты профессоры Ташансу Түркәр, Русия белән Төркия шуңа күрә бер-берсен яхшы аңлый, дип белдерде.

Ташансу Түркәр

"Русия белән Төркия гел үзгәрешләр яклы булганга күрә сакланып кала алды. Салкын сугыш чорында бер-берсеннән ерак торырга тырышкан Русия һәм Төркия хәзер бер-берсен аңларга, якынаерга тели. Хәзерге вакытта Русия белән Төркия арасындагы мәдәни элемтәләр сәяси мөнәсәбәтләрне дә үзгәртергә мәҗбүр итә" диде галим.

Төркия-Русия низагы вакытында Төркия Русия белән һәртөрле элемтәләргә ачык булды, Русиягә карата чикләүләр кертмәде. Аның каравы Русия Төркия ватандашларына виза тәртибе кертте, Казандагы Юныс Әмре мәдәният үзәге килешүен озайтмады, республикаларның Төрексой оешмасында эшчәнлеген туктатты.

Азатлык Ташансу Түркәргә, Төркия элемтәләрне саклап калып, мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тырышлыгын куйганда, ни өчен Русия Төркиягә һаман да тулысынча ышанмый, дигән сорау бирде.

Түркәр сүзләренчә, төрекләр ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагына өмет белән карый.

"Дөньяда бар кеше белән дә бер төрле элемтә урнаштырып булмаган кебек, илләр арасындагы элемтәләр дә төрле була. Ватандаш буларак без шунда ук бар нәрсәнең яхшыруын телибез. Без акыллы ватандаш булыйк һәм сәясәтчеләрне без теләгән якка юнәлтик. Әйтик, мин галим буларак Төркиядә төрек-урыс мөнәсәбәтләренең яхшыруы өчен кулымнан килгәнне эшләрмен. Шулай ук бер урыс галиме дә шундый ук тырышлыкны Русиядә куйсын иде. Боларның сәясәтне дә тагын да яхшыртачагына ышанам.

Әмма Төркия-Русия мөнәсәбәтләре беркайчан да Германия-Франция мөнәсәбәтләре кебек булмаячак. Чөнки аларның гореф-гадәтләре белән безнең гореф-гадәтләребез үзгә. Без дәүләтләр аша зиһен дөньясын барлыкка китергән җәмгыятьләр. Шуңа күрә бу дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту темасында ватандашлык үзаңы белән хәрәкәт итүебез кирәк", диде Ташансу Түркәр Азатлыкка.