Казанда 400ләп татар теле укытучысы рәсем, музыка укыта, башлангыч сыйныфларда эшли башлаган

Илнар Һидиятов

Мәктәпләрдә уку планы үзгәртелеп, татар теле дәресләре кимегәннән соң, Казанда 400дән артык татар теле укытучысы яңадан белемнәрен күтәреп, яңа предметлар укыта башлаган.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелсә дә, татар теле укытучылары кыскартылмаган. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов "Бизнес-Онлайн"га интервьюда белдергән.

"Бүгенге көндә Казанда 800ләп татар теле укытучысы эшли, урыс теле укытучылары да якынча шулайрак. Укыту планын үзгәртү кысаларында 400ләп татар теле укытучысы яңадан белем алды. Кемдер башлангыч сыйныфларда эшли, кемдер рәсем, музыка, җәмәгать белеме һәм башка предметларны укыта. Квалификация һәм белемнәре булганнар урыс телен укытуга да күчте", ди Һидиятов.

Ул шулай ук Казанда татар телендә укытучы мәктәпләр турында да сөйләде. Шәһәрдә бүгенге көндә предметлар татар телендә укытылучы 20 гимназия бар. Тагын 17 мәктәптә татар телен тирәнтен укыту алып барыла. "Без ата-аналар соравын исәпкә алып эшлибез. Аларның теләгенә каршы татар мәктәбе яки сыйныфы ача алмыйбыз. "Салават күпере" торак комплексындагы яңа мәктәптә татар сыйныфлары ачу турында сораулар булды. Проблем юк. Татар телендә укырга теләүче 25 бала җыела икән, ачабыз", ди мәгариф түрәсе.

Татарстан парламентында милли мәгариф язмышы турында утырышта республика мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллин да татар мәктәпләре турында сүз кузгатты.

"Татарстанда хәзер 702 татар мәктәбе эшләп килә, шуларның 515е юридик зат, 187се филиал. Бу хисапка кергән мәктәпләрнең барысында да фәннәрне татар телендә укыту юк. Анысын ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Бер-беребезне алдалап, матур саннар китереп утырсак, бернәрсәгә дә ирешмәячәкбез. Ни өчен укытылмый? Ата-аналар теләге, БДИга әзерлек борчулары менә шушыңа китереп җиткерде. Без әйтәбез: татар теле, телләрне укытыйк... Ә мәсәлән, авыллардагы әти-әниләр башкача уйлый. Безнең балалар имтиханнарны урысча бирә, татарчаны болай да беләбез, татарча сөйләшәбез диләр. Без урыс телендә укытабыз, нинди фәнне сайлыйбыз, шул телдә укытырга кирәк дигән фикердә торучы кешеләр саны күбәйде. Һәм шунысы кызганыч, урысча сөйләшмәгән татар авылларында интернетның һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының көче шулкадәр зур, башлангыч сыйныфларда балалар урысча сөйләшә башладылар. Моны аңлату бик авыр, менә нинди көнгә калдык", диде Һадиуллин.