Эшләүче русияләрнең уртача бурычы 199 мең сум тәшкил итә

Русиядә кредит алуның иң зур дәрәҗәсе Калмыкстан, Адыгея һәм Чуашстанда күзәтелгән.

Эшләүче русияленең банкларга бурычы 199 мең сум тәшкил итә, диелә РИА Новости уздырган тикшерүдә. Агентлык Үзәк банк һәм Росстат мәгълүматларына сылтана.

Русия халкының кредитка бәйлелек дәрәҗәсе 45 процент тәшкил итә. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, 2018 елның 1 ноябренә русияләр алган кредитның гомум күләме 14,4 триллион сумга җиткән, бу былтыргы белән чагыштырганда, 22 процентка артыграк.

Иң югары күрсәткечләр Калмыкстанда (82,7%), Адыгеядә (69,4%) һәм Чуашстанда (68,9%).

Кредитка бәйлелек дәрәҗәсенең иң түбәне аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда. Тикшерү авторлары моны әлеге төбәкләрдә зур банкларның эшләмәве белән аңлата.

Кредитны әз алучы төбәкләр арасында шулай ук Ингушетия, Дагыстан һәм Чечня бар.

Тикшерүдә әйтелүенчә, соңгы ике елда кредит бирү темплары тизәйгән, ә хезмәт хаклары әкрен үсә. Мондый динамика русияләрнең кредит йөкләмәсенең күпкә артуына китерә диелә.