Казан үзәгендә атыш оештырган ир-атны эзлиләр

Казанның Университетская урамында ике кешегә аткан ир-ат качып өлгергән. Яраланучылар авыр хәлдә.

Татарстан полициясе 25 декабрь кич Казанның Островский һәм Университет урамнары кисешендә атыш оештырган 55 яшьлек ир-атны эзли.

Республиканың эчке эшләр министрлыгы матбугат чараларында тараткан рәсми хәбәргә караганда, вакыйга Казан кафеларының берсе янында була.

"45 яшьлек зыян күрүче үзенең машинасын бер кафе янында калдыра да ломбардка кереп китә. Соңрак ул дусты белән аннан кире чыга һәм машинасына утыра. Машина янына кулына пистолетка охшаган әйбер тотып бер ир-ат килә һәм машина йөртүчегә төбәп ата башлый. Дусты ярдәм итәргә тырыша, әмма ул да яралана. Һөҗүм итүче качып китә", диелә белдерүдә.

Атыш вакытында 45 һәм 47 яшьлек ике кеше яралана, пуля берсенең башына эләгә, ул бик авыр хәлдә диелә. Икенчесенең дә хәле авыр, аның эченә тигән.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәлегендә хәбәр итүләренчә, ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Җинаять урынында шаһитләр соралган, видеокүзәтү камералары алынган диелә.