Трикотаж җептән төрле татар орнаментлы, заманча букчалар, интерьер өчен кәрҗиннәр, балалар өчен исемле рюкзаклар, төрле башмаклар,муенсалар бәйләүче Таңсылу Галимова (@ZULEYHA BEYLI исемендә тәкъдим итә) Яңа елга диеп чыршы уенчыклары, раштуа такыялары, җептән әләмнәр әзерләгән. Бәяләре 50 сумнан башлана. 50-800 сумга кышкы уенчыклар, кәрзиннәр, 1000-4000гә букчалар бәйли.
Тегү машинасында татар чигүле алъяпкычлар, ашъяулык-тастымаллар, янчыклар, интерьер мендәрчекләре, мөслимәләр өчен күлмәкләр тегүче Айзилә Кәбирова (@BIRNE_SANDIGI исеме белән эшли) Яңа ел бәйрәменә махсус бүләк әзерләмәгән, әмма булган кул эшләреннән сайлап алырга була. Алъяпкычлары 1500-2000 сум, косметичка-янчыклары 1500-3000 сум, чигелгән күлмәкләр бәясе 4500 сумнан башлана.
Каюлы күн эшләрен төп юнәлеш итеп алган "Сәхтиян" ширкәте чын күннән 150-700 сумга сувенирлар, 1500-30000 сумга күнгәрәй (кожгалантерея), 3500-60000 сумга аяк киемнәре, 15000-150000 сумга паннолар тәкъдим итә.
Әлеге кул эшләре осталары акча эшләү беренче урында түгел, ә милләт, туган тел өчен аз гына булса да файдалы эш башкару мөһимрәк, шуңа күрә сәхифәне дә күбрәк татар телендә алып барабыз диләр.
"Татарча язу файда итә, чөнки дөньяның төрле илләренә таралып яшәүче татарлар бик күп. Алар ана телен саклап калган, шушы телдә сөйләшә һәм аны аңлый, ә урыс теле аларга таныш түгел", дип уртаклашты "Сәхтиян" ширкәтенең баш дизайнеры Илдус Гайнетдинов.
БУ ТЕМАГА: Туган як бүләкләре"Кеше, бигрәк тә хатын-кыз, заманча мода сулышына туры килгән, берәүдә дә булмаган, эксклюзив әйберләр иясе булырга омтыла. Трикотаж җептән бәйләнгән кул эшләре нәкъ менә шундый, шуңа күрә, мондый төр эшләнмәләргә ихтыяҗ артканнан арта барачак", дип саный Таңсылу.
Айзилә дә үз эшләренә ихтыяҗ артуын ассызыклады. Алъяпкычларын Русия төбәкләренә, хәтта чит илләргә дә җибәрәләр икән. Ә "Сәхтиян" үз кибетендә сату итә, төрле юнәлештә эшли, ярминкәләрдә катнаша.
Бу өлкәдә авырлыклар да юк түгел. "Безгә ярдәм кирәк, бигрәк тә эш башлаганда бик авыр. Бу – җиңел акчалар китерә торган нәрсә түгел, эшеңне яратмасаң, милли хисләрең сай булса, тотынмавың хәерле. Аренда хакы кыйммәт, милләтне кайгыртасың бит дип беркем дә сиңа ташлама ясамый. Бу зарлану түгел, дөресе шул", ди Айзилә. Аның фикеренчә, милли брендларны популярлаштыру өчен дәүләт грандлары бирелмичә, Яңа ел бәйрәмендә генә зур масштабка чыгып булмый. Ул шулай ук Төркиядә вакыфлар системы бик яхшы эшләвен дә телгә алды. Эшмәкәр ханымнар үзләре ныклап аякка баскач башкаларны кайгыртырга тотына, вакыфлар оештырып, эш башлаган яшь кызларга бушлай ярдәм итә. Бездә байбичәләр үзләре өчен "тусовкалар" оештырылу турында ишеткәч, хәләл акчаларын бушка сарыф иткәнче Төркия үрнәгендә эшләсәләр, үзләренә савап булыр иде дип уйлый Айзилә.
"Иң мөһиме – үз йөзебезне, үзебезнең холкыбызны, татарлыгыбызны яшермәскә, ә киресенчә, күкрәк киереп, менә без шундый һәм менә бу безнең татарлыгыбыздан туган иҗат җимеше дип бөтен дөньяга белдерергә! Кемгәдер ошарга тырышып, кемнедер кабатлап кына әле берәүнең дә чын уңышка ирешкәне юк, дөньяви танылу бары тик үзенең юлын тапканнарга, үз йөрәген тыңлап, үз сукмагыннан атлаганнарга гына килә”, ди Таңсылу.