Магнитогорскида торак йорт шартлау корбаннары 21гә җитте. Коткаручылар җимерекләр астыннан ике ир кеше, бер хатын-кыз һәм өч яшьлек кызның мәетен чыгарды.
Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова элегрәк җимерекләр арасыннан коткарылган 11 айлык сабыйның хәле авыр, әмма тотрыклы һәм аның гомеренә куркыныч янамый дип әйтте.
Аның сүзләренчә, баланың баш миенә зыян килгән, медицина хезмәткәрләре баланың өшегән аягында кан йөрешен торгыза алган. Баланың анасы сабый янында.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, хәрәбәләрне аралау, кешеләрне эзләү эше тәүлегенә дүрт тапкыр алмашып алып барыла. Җимерекләр астына хезмәткәрләр эшли алсын өчен махсус җылы җибәрә торган җиһазлар кулланыла. Төнлә температура дәрәҗәсе Магнитогорскида 20 градус салкынга кадәр җитә.