2019 елда Татарстанның һәр районында ялгыз картларны асрамага алучы гаиләләр барлыкка киләчәк

Хезмәт һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова әйтүенчә, хәзер андый гаиләләр 33 районда бар.

Бу турыда республиканың хезмәт һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова белдерде дип хәбәр итә “Татар-информ".

“2017 елда республикада “Ялгыз картны асраучы гаилә” исемле яңа технология булдырылды. Әлеге проект нәтиҗәсендә 33 муниципаль районда өлкән яшьтәге 36 кеше асрамага алган гаиләдә яши”, ди Зарипова.

Аның сүзләренчә, 2019 елда туганнары булмаган ялгыз картларны асрамага алган гаиләләр һәр районда булдырылачак.
“36 кеше - кечкенә генә интернат йорт. Галимнәр өлкән яшьтәге кешеләрнең гаиләләрдә үзләрен яхшырак хис итүен, сирәгрәк авыруын һәм озаграк яшәвен ачыклаган”, ди министр.

Гадәттә өлкән яшьтәгеләрне асрамага авылдашлары һәм танышлары ала. Асрамага алучыларга, өлкән яшьтәге кешенең нинди хәлдә булуына карап, 4-8 мең сум компенсация түләнә.