Дилмөхәммәтов Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирүгә каршы
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче, республикада узачак башлык сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенучы Айрат Дилмөхәммәтов татарларның сан ягыннан башкортлар белән тигез булуы гына җитми, сүз милләтнең үзбилгеләнү һәм үз республикасын төзү хокукы турында бара ди. Дүртенче Башкорт республикасы төзелгән очракта анда татар теле дәүләт теле булмый һәм була да алмый дип белдерде ул Idel.Реалиига.