Русиядә яшәүчеләрнең нибары дүрттән бер өлеше генә сәясәттә катнашырга әзер, ә күпчелеге (74%) моңа әзер түгел. Бу хакта Интерфакс китергән Левада үзәге сораштырулары күрсәтә.
Тикшерүгә караганда, респондентларның 40 проценты сәясәтне аңламый һәм аның белән кызыксынмый. Тагын 14 процентының сәясәттән күңеле кайткан. Русияләрнең 29 проценты сәяси тормыштагы вакыйгаларга йогынты ясау мөмкинлеге юк дип саный. Сәяси тормышта чынлап та катнашырга мөмкинбез дип респондентларның бер проценты гына әйткән.
Сәясәт белән шөгыльләнергә әзер булмаучыларның 31 проценты моны сәясәт гади кешеләр өчен түгел дип аңлата. 28 проценты вакыт юклыкка сылтана, һәр дүртенче кеше сәясәттә берни аңламыйм ди, ә 21 проценты барыбер берни үзгәртеп булмый дип фикер йөртә.
Былтыр Левада үзәге удырган сораштыру халыкның илдә барган вакыйгалар өчен зуррак җаваплылык тоя башлавын күрсәткән иде.
Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге 2018 елда Русиядә, 2017 ел белән чагыштырганда, протест активлыгы артуын да теркәде. Экспертлар моны, беренче чиратта, халыкның пенсиягә чыгу яшен арттыру реформасы белән бәйләде.