Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кушты

Артем Хохорин

Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстанда "сәләфиләрнең икенче буыны формалашуга бәйле тискәре тенденция күзәтелә".

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне контрольгә алу кирәклеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның узган елны йомгаклау утырышында белдерде.

"Сәләфиләрнең икенче буыны формалашуына бәйле тискәре тенденция күзәтелә. Бу радикаль ислам идеологиясенә авышкан гаилә балалары", диде министр.

Хохорин әйтүенчә, гаиләдә уку формасына, хосусый мәктәпләргә күчүчеләр бар. Еш кына андый очракта мөгаллимнәр дә радикал ислам идеологиясе вәкилләре була ди ул. Министр аерымланган ябык мохиттә булу, иҗтимагый социализациядан качу куркыныч тудыра дигән фикердә.

"Эчке эшләр органнарына мәгариф органнары белән хезмәттәшлектә булып, киләчәктә профилактика алып бару өчен, мондый уку формасына күчкән балалар һәм ата-аналарның исемлеген төзергә кирәк", дип белдерде Хохорин. Ул прокуратура һәм Роспотребнадзорның да тикшерүләр уздырып, аның нәтиҗәләрен муниципаль комиссияләргә чыгарырга кирәклеген әйтте.

Әлеге теманы Татарстан эчке эшләр министры беренче такыр гына күтәрми. Мондый очраклар Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә дип сөйләгәне булды. Бу юлы министр шәһәрләрне атамады.