ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы җинаять кодексына җәзалаулар турында аерым маддә кертүгә каршы

Куәт оешмалары Русия Җинаять кодексында "җәзалаулар" төшенчәсенә туры килүче башка маддәләр дә бар дип саный.

Федераль иминлек хезмәте һәм Русия эчке эшләр министрлыгы вазифадагы кешеләр тарафыннан тоткыннарны җәзалауларны аерым җинаять буларак Җинаять кодексына махсус маддә кертүгә каршы чыгыш ясады. Бу хакта Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы тәкъдименә язылган җавапта әйтелә.

Куәт оешмалары мондый маддә артык дип саный. Аерым алганда, эчке эшләр министрлыгы "җәзалаулар" төшенчәсенә туры килгән маддәләрне атап уза.

Моннан тыш, ФСБ тоткыннарның бердәм базасын төзүгә дә каршы чыкты. Мондый база булдырылган очракта, шикләнелүченең яки гаепләнүченең туганнары, адвокатлары, Иҗтимагый күзәтү комиссияләре әгъзалары аларның кайда тотылуы турында белә алыр иде. ФСБ фикеренчә, мондый базадан тикшерүгә мөнәсәбәте булмаган кешеләргә дә мәгълүмат ала алачак. Дәүләткә хыянәт итү яки шымчылык нигезендә ачылган эшләрне тикшергәндә бу база ил иминлегенә куркыныч тудырырга да мөмкин дип белдерә махсус хезмәт вәкилләре.

2018 елның сентябрендә Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы "җәзалаулар" дип аталган яңа җинаять төре булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу җинаять кануннарын БМОның җәзалауларга һәм башка кырыс, кешене мыскыл итүче гамәлләргә каршы конвенциясенә туры китерү өчен кирәк диелде.

Ачык мәгълүматларга караганда, 2017 елда Русиядә "көч кулланып вәкаләтләре кысаларыннан чыгу" маддәсе нигезендә 798 кеше хөкем ителгән. Аларның 347се тәртип саклау оешмаларыннан. Русиянең җәзалауларга каршы тору комитеты мәгълүматынча, җәзалау очраклары күбрәк, әмма зыян күрүчеләрнең күпчелеге алар турында рәсми белдерергә курка, чөнки андый шикаятьләр мәхкәмәгә кадәр барып җитмәс дип шикләнә. Комитет башлыгы Игорь Каляпин "җәзалалулар турында аерым маддә кертү хәлләрне үзгәртмәячәк, әмма ачыграк статистика алырга мөмкинлек бирер иде", дип саный.