Экспертиза бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, "Казан Мусхафы" дип исемләнгән Коръән-Кәрим битләре дөньякүләм кабул ителгән "Әр-Рәсем Әл-Госмани" стандартлары нигезендә тикшерелгән. Бу хакта мөфтияткә Төрек Республикасының Дин эшләре министрлыгында хәбәр иткәннәр. "Хаталар табылмады, барлык битләр дә бар", диелә рәсми документта.
Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты идарәсе Төркиядә 1889 елда оешкан. Әлеге структура Коръәнне хатасыз бастыруны, аның тәрҗемәләрен, шулай ук хаталы Мусхаф басмалары табылу очракларын күзәтә.
Татарстан диния нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасына Төркиядә эшләп килгән махсус оешма тарафыннан бирелгән бу уңай бәяләмә беренче түгел. 2017 елда мөфтият чыгарган Коръән басмасы рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклылык турындагы шәһадәтнамә алды.
"Казан басмасы" – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. "Казан басмасы" өчен татарлар шул чорда Татарстан җирлегендә традицион язма шрифтларга нигезләнеп, махсус шрифтлар уйлап таба.