Хокук яклаучылар МДУ аспиранты Азат Мифтаховның тәнендә җәзалау эзләре булуын белдерә

Шартлаткыч ясауда шикләнелгән аспирант Азат Мифтаховның тәнендә шөреп боргыч белән җәзалау эзләре дә бар диелә. Хокук яклаучылар прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыена.

Мәскәү өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, шартлаткыч ясауда шикләнелгән Азат Мифтаховның тәнендә җәзалау эзләре бар дип белдерә. Бу хакта Мәскәү Һелсинки төркеме рәистәше Валерий Борщевка сылтанып "МБХ Медиа" хәбәр итә.

Валерий Борщев

"Аның тәнендә, муенында җәрәхәтләр бар. Шөреп боргыч белән җәзалау эзләрен күрдем. Әле ул урынга яшел су сөртеп куйганнар. Әлеге җәрәхәтләрне раслаучы район хастаханәсенең белешмәсе һәм изолятор беркетмәсе бар", дип сөйләгән Борщев.

Аның сүзләренчә, Мифтаховны кайсы оешма вәкилләре җәзалаганы билгеле түгел. Алар сивиль киемдә булган һәм үзләренең исемнәрен әйтмәгән. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыена.

Тумышы белән Түбән Камадан булган 25 яшьлек Азат Мифтахов 1 февральдә тоткарланды. Ул канунсыз шартлаткыч матдә ясауда шикләнелә. Эш Балашихада шартлаткыч җайланма табылгач ачылган. Мифтахов гаепне танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә.

Тоткарлаудан соң аспирант тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан җәзалауларга дучар булуы турында сөйләде. Алар Мифтаховтан гаебен тануны таләп иткәннәр.

Математика белән бәйле җәмәгатьчелек Мифтаховны яклап ачык хат язды. Аны профессорлар, укытучылар, студентлар имзалаган.