Freedom House: 2018 елда демократиягә басым арту дәвам иткән

Архив фотосы

Американың Freedom House хокук яклау оешмасы демократия дәрәҗәсенең 68 дәүләттә түбәнгә тәгәрәве һәм 50 илдә демократик тенденцияләрнең көчәюе турында белдерә.

Freedom House АКШта демократик институтларга басымның артуы турында кисәтә. Бу бөтен дөньяда сәяси хокукларны һәм ирекләрне куркыныч астына куя диелә. Бу хакта Freedom House оешмасының кеше хокуклары торышы турындагы чираттагы хисабында әйтелә.

5 февральдә чыккан бу хисапта Русия, Иран, Азәрбайҗан, Черногория, Сербия, Маҗарстан һәм Үзәк Азиядәге өч ил тәнкыйтькә тотыла. Хисап авторлары әлеге илләрдә 13нче ел рәттән элекке елларда яулап алынган демократиянең йомшаруы турында искәртә.

Русия һәм Иран чит илләрдә яшәүче ватандашларына, сәяси эмигрантларга, милли диаспораларга да басым ясарга омтыла диелә. Документта әлеге илләр кайбер ватандашларын экстрадицияләүне сорый, урларга һәм хәтта үтерергә дә мөмкин дип белдерелә.

Хисап тышында авторитар сәясәтчеләр фотолары бирелгән. Алар арасында Русия президенты Владимир Путин, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да бар. Алар "азатлык" сүзе янган учак янында факел тотып тора.

Хисапта шулай ук АКШта канун өстенлегенең дәрәҗәсе төшүе турында да әйтелә. Бу АКШны Греция, Хорватия һәм Монголия белән бер рәткә, Германия һәм Британия кебек демократик илләрдән түбәнрәккә куя диелә.