"Әллүки" спектаклен "Алтын битлек" белгечләре караячак

"Әллүки" спектакленнән күренеш

Спектакльне "Алтын битлек" театраль премиясе белгечләренә күрсәтер өчен 80 мең сумга якын акча кирәк булган. Алга таба аны куярга мөмкинлек юк, музыкантларга һәм актерларга түли алмыйбыз ди тамашаны әзерләүчеләр.

Режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектаклен "Алтын битлек" милли театр премиясен оештыручылары да караячак. Спектакльне 3 мартта Заманча сәнгать күргәзмәләр залында күрсәтәчәкләр. Тамашага билетлар сатыла, бер билет 500 сум тора.

"Премьераның икенче көнендә үк диярлек "Алтын битлек" экспертлары безгә үзләре чыкты. Спектакльне карарга теләкәләрен белдерделәр", дип сөйләде Имаметдинов.

Тамашаның премьерасы 18 декабрдә "Смена" үзәгендә узган иде, аны Күргәзмәләр залы мөдире Эльвира Камалова да караган. Ул шунда ук "Әллүки"не үзе җитәкләгән галереяда да күрсәтергә чакырган. Әйтергә кирәк, спектакль ап-ак диварлар фонында, ак залда куела торган итеп уйланылган һәм Заманча сәнгать күргәзмәләр залы бу шартка туры килә.

Шул ук вакытта "Әллүки" спектакленең алдагы язмышы билгесез.

"Спектакльне "Алтын битлек" эскпертларына күрсәтер өчен 80 мең сумга якын акча кирәк булды. Акча хорның 25 җырчысына түләргә, уйнаган урын өчен түләргә, тавыш кую, басма продукция, артистлар, бугаз белән җырлаучыны чакыру өчен кирәк. Спектакльдә барлыгы 40 артист катнаша. Алга таба аның язмышы билгесез. Без тамашаны видеога яздырырбыз, ул видеоязмада яшәр, бәлки, ниндидер фестивальләрдә катнашырбыз. Тик даими күрсәтелеп торыр өчен акча юк, без музыкантларга һәм актерларга түли алмыйбыз. Хор җырчыларына да билетлардан кергән акчаны түләү мөмкинлеге юк. Моның өчен һәр спектакльгә иганәчеләр эзләргә кирәк. Ә моның белән шөгыльләнә башласаң, башкасына вакыт та калмый, иганәче эзләп утырырга гына кирәк", дип өстәде режиссер Имаметдинов.

"Алтын битлек" экспертлары "Әллүки" спектаклен ошатса, ул киләсе елда Русия милли театр премиясенә дәгъва кыла алачак.

Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару башлангач Режиссер Туфан Имаметдинов Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм телсез-чукраклар укый.

Былтыр Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булган иде.