Мәхкамә Олег Лихачевның Путинга карата шикаятен кире какты

Олег Лихачев

Мәхкамә Русия халкының бөлүе өчен президен Владимир Путинны гаепләгән шикаятьне кире какты.

Русия президенты Владимир Путинны мәхкамәгә шикаять иткән җырчы, тамада, шоумен Олег Лихачевка Мәскәүнең Тверской районы мәхкамәсеннән җавап хаты килгән. Мәхкамә бу шикаятьне кире каккан һәм президентны сивил һәм административ җаваплылыкка тартып булмавын белдергән.

"Димәк, аны бары җинаять җаваплылыгына гына тартырга мөмкин булып чыга. Моның шулай буласы билгеле иде. Олигархлар халыкныкы булган нефть, газ һәм башка табигый байлыкларны урлады һәм урлауны дәвам итә, эшләр болай тора икән, бәлки, Игорь Сечин белән Алексей Миллерны мәхкамәгә бирергәдер?", ди Лихачев.

Биш ел элек Путинга мәдхия җырлап танылган Олег Лихачев февраль уртасында Русия президентын мәхкәмәгә биргән иде. Ул Путинны черек капиталистик систем төзүдә, әшнәлектә гаепләде һәм шуның аркасында халыкның күпчелегенең һәм үзенең дә ярлы булуы өчен җаваплы дип белдерде.