ВЦИОМ "Навальный һөнәр берлеге" турында сораштыру нәтиҗәләрен яшереп калдырган

ВЦИОМ хезмәткәрләре ватандашлардан Навальныйны белүләре һәм аңа карата нинди мөнәсәбәттә булулары турында сорашкан. Русияләр шулай ук ул үткәргән протест чараларына карата фикерләрен дә ачыклаганнар.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) һөнәр берлекләре турында сораштыру кысаларында "Навальный һөнәр берлеге" проекты турында халыктан фикер белешкән. Әмма бу мәгълүмат үзәкнең сайтында урнаштырылган хисапка кермәгән. Бу хакта "Ведомости" яза.

Социологларның Алексей Навальный проекты турында сораштыру үткәрүе хакында басма ВЦИОМ сораштыруында катнашкан кешедән һәм оешмадагы чыганактан белгән. ВЦИОМ хезмәткәрләре ватандашлардан Навальныйны белүләре һәм аңа карата нинди мөнәсәбәттә булулары турында сорашкан. Русияләрнең шулай ук ул үткәргән протест чараларына карата фикерләрен дә ачыклаганнар.

Моннан тыш, ВЦИОМ сораштыруда катнашучылардан оппозиция вәкиле һәм аның фикердәшләренең Русиядә тормышны яхшырта алачагына ышану-ышанмауларын да дә белешкән. Чыганак раславынча, сорауларның бер бүлеге "Навальный һөнәр берлеге” проектына багышланган. Респондентлардан әлеге проект хакында ишеткәннәре бармы һәм ул кирәкме дип сораганнар.

ВЦИОМ сайтында урнаштырылган сораштыру нәтиҗәсендә "Навальный һөнәр берлеге" турында сүз юк.

Навальный үз һөнәр берлеген булдыру турында 24 гыйнвар игълан итте. Сәясәтче бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә гадел хезмәт хакы түләүгә ирешмәкче.

Навальный сүзләренчә, президент Владимир Путинның "май фәрманнары" бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбән булмауны яки аннан ике тапкыр югарырак булуны гарантияләде, әмма җирле хакимият тиешле акчаларны өстәп түләми. Навальный һөнәр берлеге түләүләрне алыр өчен бюджет хезмәткәрләренә юридик ярдәм күрсәтергә җыена.