Татарстан миллиардерлары тагын йөзәр млн долларга баеган

Айрат һәм Радик Шәймиевләр

Forbes журналы дөньядагы доллар миллиардерлары исемлеген чыгарды. Анда элекке еллардагы кебек Татарстанның дүрт миллиардеры бар. Аларның һәрберсенең милке алдагы елдагы кебек үк 100 млн долларга арткан.

Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат (56 яшь) һәм Радик (54 яшь) Шәймиевләр дөнья байлары исемлегендә икесе дә 1717-нче урында торалар. Былтыр алар 1867-нче урында иделәр. Соңгы бер елда аларның һәрберсенең байлыгы 2017 елдагы кебек үк 100 млн долларга артып 1,3 млрд долларга җиткән. Нәтиҗәдә алар Русиядәге иң бай кешеләр исемлегендә дә җиде урынга күтәрелеп, былтыргы 84-нче һәм 85-нче урыннарыннан быел 77-нче һәм 78-нче урыннарга күчкәннәр.

Шәймиевләр белән бергә ТАИФта хезмәттәшлек итүче тагын ике миллиардерның милке дә йөзәр млн долларга арткан. ТАИФның баш мөдире Альберт Шиһабетдиновның (66 яшь) да, аның беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиевнең (65 яшь) дә байлыклары хәзер 1,2 млрд (былтыр 1,1 млрд иде) доллар тәшкил итә. Алар дөнья байлары исемлегендә 1918-нче урында (былтыр 1999-нчы иде), Русия байлары исемлегендә 84-нче (былтыр 95-нче) һәм 85-нче (былтыр 96-нчы) урыннарда тора.

Forbes исемлегенә дөньядагы 2153, ә Русиядәге 98 доллар миллиардеры кергән. Былтыр Русия исемлегендә иң бай кеше булган Владимир Лисинны (21,3 млрд) икенчегә чигереп, беренче урынга Леонид Михельсон чыккан. Дөнья байлары арасында 32-нче урындагы Михельсонның милке 24 млрд млрд доллар. НОВАТЭК идарәсе рәисе Михельсон былтыр 18 млрд доллар белән Русия исемлегендә өченче урында иде.

Дөньядагы иң бай биш кеше түбәндәгеләр: Джефф Безо – 131 млрд доллар (Amazon ширкәте, АКШ, былтыр 112 млрд), Билл Гейтс – 96,5 млрд доллар (Microsoft, АКШ, былтыр 90 млрд), Уоррен Баффетт – 82,5 млрд доллар (Berkshire Hathaway, АКШ, былтыр 84 млрд), Бернар Арно – 76 млрд доллар (LVMH, Франция, былтыр 72 млрд) Һәм Карлос Слим – 64 млрд доллар (America Movil, Мексика, былтыр 67,1 млрд).