Мәдәният министры: Казанда музыкаль театр өчен аерым бина кирәк

Ирада Әюпова

Ирада Әюпова фикеренчә, музыкаль театр кирәк, әмма башта аның труппасын һәм репертуарын булдыру зарур.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театры үз урынында эшләргә, ә музыкаль театр өчен аерым бина кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул 12 март журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Бүгенге көндә Тинчурин театры моңа кадәр ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итә. Алда ике премьера көтелә, бернинди дә үзгәреш, күчеш планлаштырылмый. Казанда музыкаль драма театры аерым булырга тиеш. Әмма бина мәсьәләсенә кадәр турппа мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Аның аерым профессионал труппасы, үзенең репертуары булырга тиеш, аннары гына бина турында уйларга кирәк", диде Әюпова.

Аның сүзләренчә, музыкаль театрлар өчен Казанда урыннар җитәрлек. "Ленин мәдәният йорты, Урицкий мәдәният йорты бар, Сәйдәш мәдәният йорты төзекләндерелеп килә. Аларның сәхнәләре бик әйбәт", диде министр.

Быел гыйнварда Татарстан мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кече форматтагы опералар күрсәтеләчәге мәгълүм булды. Аларның икесе урыс, берсе татар телендә. Анда Sforzando Татарстан башкару сәнгате үсеше фондының КazanOperaLab лабораториясе үз эшен алып барачак диелде. Sforzando җитәкчесе Данияр Соколов үзе дә Тинчурин театры труппасы белән бер түбә астында эшләү җиңел булмас дип белдерде. Белгечләр опера проектларын ник дәүләт опера һәм балет театры алмый дигән сорау куйды.