Алсу Хәсәнова исемендәге бүләккә КФУ студенты лаек булды

Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе

15 март – Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Бу кичәдә аның исемендәге бүләк тә тапшырылды.

Алсу Хәсәнова исемендәге бүләкне публицистик язмалар циклы өчен КФУның югары журналистика мәктәбе студенты Чулпан Гарифуллина алды. Бүләкне тапшырганда, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Алсу фаҗигасе безне авыр хәлдә калган кешеләрне ялгыз калдырмаска өйрәтте, диде. Алсу вафатыннан соң газета хәйрия концертлары оештыра башлады. Быел ул унөченче тапкыр уза.

Чулпан Гарифуллина

Мәгълүм булганча, Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар бүләге 2016 елда булдырылган иде. Әлеге бүләкнең төп максаты — язмалары аша бүгенге җәмгыяттәге четерекле проблемларны чишә ала торган талантлы журналистларны барлау. Премиянең беренчесенә Гөлүсә Батталова лаек булды.

Быелгы "Дога" дип исемләнгән искә алу кичәсенең илһамчысы – пианист Мөнирә Хәбибуллина. Берничә ел элек ул очраклы рәвештә Алсуның җәмәгате Ләвәнт Булутның шигырьләренә тап була һәм берничә дистә шигырьгә көй яза. Ләвәнт Булут исә, "Алсу дөньядан киткәч, кулына каләм алуын һәм 500 дән артык шигырь язуын әйтте.

"Аларның барысын да Алсуга багышладым. Ул мине Татарстан дәүләте, татар халкы белән таныштырды. Мин аны 2006 елда очраттым һәм шул көннән татарча өйрәнә башладым. Бүген мине бу дөньяда Алсуны ярату, аның иҗатын таныту эшләре яшәтә" диде.

Ләвәнт Булут Алсуның "Йола" дигән хикәясен төрек теленә дә тәрҗемә иткән.

Казанда танылган журналист, "Ватаным Татарстан" басмасы хезмәткәре Алсу Хәсәнова 2015 елда яман шеш авыруыннан вафат булды.

Алсу Татарстан һәм татар дөньясындагы укучыларга милли һәм мәдәни темаларга язган кызыклы язмалары, анда көнүзәк проблемаларны күтәрүе, һөнәри кыюлыгы белән танылды.