Нидерландның Утрехт шәһәрендә атыш нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Утрехт шәһәрендә атыштан соң

Полиция атучыны таба алмый, ул иректә диелә. Яраланучыларның саны билгелесез. Хакимият һөҗүмне террор гамәле дип саный.

Нидерландның Утрехт шәһәрендә атыш нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Полиция атучыны эзли, ул әле иректә диелә. Шәһәрдә иминлек чаралары күрелә, мәктәпләр һәм мәчетләр сак астына алынган. Шикләнелүче дип тумышы белән Төркиядән булган 37 яшьлек Гөкман Танис исеме атала.

Соңгы хәбәрләргә караганда, һөҗүмче берничә урында ут ачкан. Баштарак трамвайга гына ату турында белдерелгән иде.

Яраланучылар да бар диелә, әмма аларның саны билгеле түгел.

Кайбер шаһитлар атучылар берничә иде дип белдерә. Әмма полиция бары бер шикләнелүче турында гына сүз йөртә.

Хакимиятләр һөҗүмне террор гамәле дип бәяли.

Нидерланд премьер-министры Марк Рютте хөкүмәт бу уңайдан ашыгыч утырыш уздырачак дип белдерде.