Путин "фейк" яңалыклар һәм хакимиятне мыскыллау өчен җәза кануннарын имзалады

Владимир Путин

Кануннарны бозучыларга 1,5 млн сумга кадәр штраф салу каралган.

Русия президенты Владимир Путин "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннарны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.

Роскомнадзор мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алып куюны таләп итәчәк, югыйсә сайт томаланачак.

"Фейк" яңалыклар турындагы канунга ярашлы, дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне ачыклаганнан соң Роскомнадзор алар урнаштырылган сайтларны томалый алачак. Фейк тарату өчен административ җәза биреләчәк. Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрнең җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләргә салган "зыянына" карап, физик затларга 30 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 60 мең сумнан 900 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 1,5 млн сумга кадәр штарф салу карала.

Канун өлгеләрен Русия думасына депутат Дмитрий Вяткин, сенаторлар Андрей Клишас, Людмила Бокова һәм башкалар керткән иде. Дума аларны 7 мартта кабул ителде. Соңрак документларны Федерация шурасы да хуплады.

  • Канун өлгеләре тектстларын хокук яклаучылар һәм журналистлар тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге кануннарны кабул итү сүз иреген чикли диделәр, теге яки бу яңалыкларны "ялган" дип тану кысалары аңлашылмый дип белдерделәр. Документларны әзерләү вакытында аларга кайбер дәүләт оешмалары да тискәре бәя бирде. Президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы канун өлгеләрен кире кагуны сорады.
  • Шулай ук "Свободное слово" берлеге, "ПЭН-Москва", Петербурның ПЕН-клубы журналистлары канун өлгеләренә каршы чыгыш ясады. Аларның белдерүендә әлеге кануннар кабул ителү "илдә турыдан-туры цензура тәртибе урнаштыруны аңлата" диелә.