Мәхкәмә Кырымның элекке президентын полициягә буйсынмавы өчен кулга алды

Юрий Мешков

Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе Кырым республикасының элекке президенты Юрий Мешковны полиция таләбенә буйсынмауда гаепләп, ике тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Юрий Мешковны 19 мартта Акмәчеттә Кырым аннексиясенең биш еллыгын бәйрәм итәр өчен Ленин мәйданына килгәч тоткарлыйлар. Биредә Русия президенты Владимир Путин да чыгыш ясарга тиеш иде. Мешков мәхкәмә утырышында сөйләвенчә, аны полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм паспортын күрсәтүне сораган. Элекке президент документ күрсәтүдән баш тартканнан соң полиция аны исерек булуда яки наркотиклар куллануда шикләнгән һәм район полиция бүлегенә алып килгән. Монда инде аңа хокук яклау оешмалары хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмау турында беркетмә төзегәннәр.

Медицина тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, Мешков айнык булган. Үзе әлеге тоткарлауны 19 мартта Кырым хакимиятләрен тәнкыйть итеп протест митингы уздырырга омтылуы белән бәйле дип саный. Аның митинг турында белдерү хатын килештермәделәр, чара уздырылмады.

Юрий Мешков 1994-1995 елларда Украина составындагы Кырым республикасы президенты булды. Соңрак бу вазифаны Югары Рада гамәлдән чыгарды. Мешков президент чагында төбәкне Русиягә якыйнайту сәясәте алып барды. 2001 елда Украина иминлек шурасы аны Русиягә депортацияләде. Кырым аннексиясеннән соң Юрий Мешков төбәкнең Русия тарафыннан куелган яңа җитәкчелеген тәнкыйтьли башлады, ярымутрауны Русиягә кушу турында референдум дөрес уздырылмады дип белдереп килде.