"Мемориал" Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды

Азат Мифтахов

Хокук яклаучылар Мифтаховны кичекмәстән азат итүне сорый.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынган Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Хокук яклаучылар аны кичекмәстән азат итүне һәм Мифтаховка карата җинаять эшен фабрикацияләүгә һәм аспирантны азаплауларга катнашы булган полиция хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартуны сорый.

"Мемориал"да Мифтаховны - анархистик карашлар тарафдарын эзәрлекләү "хакимиятләргә уңайсыз иҗтимагый эшчәнлекне бастыру өчен псевдоюридик гамәлләр куллануның ачык мисалы булып тора" дип саныйлар.

Хокук яклаучылар анархистларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү күренеп тора дип белдерә.

Элегрәк мәхкәмә Азат Мифтаховны 7 апрельгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.