Татарстан хисап пулаты аудиторлары төп фәннәр дәреслекләрен татарчага тәрҗемә итүгә тотылган 86,6 млн сумны юкка сарыф ителгән акчалар буларак таныган дип хәбәр итә “Коммерсантъ”. Бу аудит нәтиҗәләре белән аудитор Сергей Колодников оешманың коллегия утырышында таныштырган. 2015-2018 елларда республика мәктәпләре өчен 231,8 мең шундый дәреслек сатып алынган. Ул дәреслекләр Мәскәүдә экспертиза үткәреп федераль исемлеккә кертелмәгәнгә, балаларны укыту эшендә аларны кулланырга ярамый диелә.
Дәреслекләрнең экспертиза үтмәве еш кына Мәскәүдәге белгечләрнең сан ягыннан чикләнгән булуы һәм өлгерә алмавы белән аңлатыла. Өстәвенә инде экспертиза узган дәреслекләр дә, экспертиза шартлары үзгәрү сәбәпле, яңадан экспертиза узарга тиеш була. Мәсәлән, 2018 ел башында экспертиза узган, әмма мәктәпләргә барып җитмәгән 1852 дәреслек яңа таләпләр белән янә экспертиза узарга тиеш булды. 2017 ел ахырында Татарстан Дәүләт шурасы Карелия депутатларының Русия мәгариф министрына милли дәреслекләр экспертизасын ясау вәкаләтен төбәкләргә тапшыру турындагы мөрәҗәгатен хуплаган иде.
Колодников шулай ук методистларга һәм китапханәчеләргә ярдәм итү өчен әзерләнүче “Уку әсбаблары электрон фонды” мәгълүмат системына да игътибар иткән. Ул 2012 елда әзерләнсә дә, хәзергәчә тулысынча кулланылмый. Берничә ел элек аны әзерләү өчен 1 млн сум тотылган. Хәзер Татарстан мәгариф министрлыгы өстәмә акча түләп аны тулысынча ясап бетерү яки аннан баш тарту мәсьәләсен карарга тиеш булачак.
2018 елда 7,4 млн сумга 18,2 мең дәреслек сатып алу да акчаны юкка сарыф итү дип танылган. Әмма Русия мәгариф министрлыгы декабрьдә аларны укыту процессында кулланырга яраган дәреслекләр исемлегеннән чыгарган, шулай итеп 18 мең китап хәзер яраксыз булып калган.
Аудит нәтиҗәләре Татарстан прокуратурасына һәм хөкүмәтенә тапшырылган.