Украина Русиягә туры һава очышларын тыйды

Дмитрий Медведев, Юрий Бойко, Виктор Медведчук

Моңа кадәр Украинадан Русиягә даими очышлар тыелган иде, әмма президентлыкка намзәт Юрий Бойков тыю турындагы канунның йомшаклыгыннан файдаланып, Мәскәүгә Медведев янына очрашуга оча алды. Моннан соң Русиягә бөтен очышлар тыелачак.

Украина хөкүмәте Русиягә туры очышларны тыйды. Әлеге президент вазифасына намзәт Юрий Бойконың Русия премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуыннан соң кабул ителгән. 2015 елда Киев Русиядән регуляр очышлар һәм Русиядә теркәлгән очкычларның очышларын тыйган иде инде.

Украинада президент сайлау алдыннан март аенда Бойко һәм тагын бер сәясәтче Виктор Медведчук Русиягә эш сәфәре кылды. Анда алар премьер Медведев белән ике ил арасында мөнәсәбәтләр турында фикер алышты. Украинада Бойко һәм Медведчукны ил чиген канунсыз узуда гаепләделәр.

Әмма Украина тышкы эшләр министры Арсен Аваков сүзләренчә, Мәскәүгә очар өчен Юрий Бойко һәм Виктор Медведчук очышларны тыю турындагы канунның йомшаклыгыннан файдаланган. Тыюлар Русиядә теркәлмәгән очкычлар башкаручы регуляр булмаган очышларга кагылмый.

3 апрельдә кертелгән тыюга БМО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), Кызыл Хач миссияләрен тәэмин итү өчен кирәк булган очышлар гына керми.

31 мартта Украинада президент сайлау узды. Илнең Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, Юрий Бойко 11,6 процент тавыш җыйган һәм икенче турга узмады. Сайлауның киләсе турында Владимир Зеленский һәм Петр Порошенко катнашачак.