"Апология протеста": митинг өчен кулга алулар 2,5 тапкыр арткан

Мәскәүдә протест чарасы, 9 сентябрь 2018

2017 ел белән чагыштырганда, административ сак астына алулар Русиядә 2,5 тапкыр арткан ди хокук яклаучылар.

"Апология протеста" проекты чыганакларын күрсәтми генә хәбәр итүенчә, 2018 елда митинглар оештыру һәм аларда катнашу тәртипләрен бозган өчен 3412 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Аларның 13 проценты - 448 кеше кулга алынган. 2017 ел белән чагыштырганда, административ сак астына алулар Русиядә 2,5 тапкыр арткан ди хокук яклаучылар. Тагын 243 кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, 2718 кешегә административ штраф салынган.

2011 елдан бирле митинглар турындагы маддә нигезендә җаваплылыкка тартылучыларның иң күбе 2017 елда булган - барлыгы 3849 кеше. Соңгы биш ел эчендә сак астына алынучыларның иң күбе былтыр булган диелә "Апология протеста" хәбәрендә.

"Апология протеста" тыныч урам чаралары оештыручыларга һәм аларда катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Аңа "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы нигез салды.