Урок 11: Нинди сәләтләрең бар? (В чем ты талантлив?)

В чём вы талантливы? Давайте научимся говорить об этом на татарском! Новый урок разговорного татарского для продолжающих :)

В мире нет человека, у которого не нашлась хотя бы одна самая простая способность к чему-либо. Это может быть пение, кулинария или писательский дар. Возможно, вы дальше всех кидаете камни? Умеете свистеть как соловей? Да все, что угодно! А вот изучив материал сегодняшнего урока, вы непременно научитесь рассказывать про свои способности на татарском языке.

Традиционно в самом начале занятия предлагаем вам “свежую” лексику по теме урока:

Сүзлек (словарь)

сәләт – способность, талант, дар
техниканы яхшы белә – хорошо разбирается в технике
гөлләр үстерү – выращивать цветы
сәләтне үстерү – развивать способность
язу сәләте – талант писать
һәрьяктан сәләтле – всесторонне развитый
оештыру сәләте – организаторские способности
тәмле итеп ашарга пешерә – вкусно готовит
чыдам – выносливый
өлкә – область
теләк – желание
мөһим – важный
иң мөһиме – самое важное, главное
биеклек – вершина, высота

Каждый человек выделяется в какой-либо сфере деятельности ярче, чем в остальных. Мы попросили наших героев рассказать о своих выдающихся способностях и задали им следующий вопрос:

Синең нинди сәләтең бар?

Марат: Мин техниканы яхшы беләм. Дусларымның компьютеры яки телефоны ватылса, шундук миңа алып киләләр.

Your browser doesn’t support HTML5

Марат техниканы яхшы белә

Энҗе: Мин кечкенәдән язарга яратам. Башта кыска шигырьләр, хикәяләр яза идем, соңыннан төрле газета, журналларга мәкаләләр яза башладым. Язу сәләтем бар дип әйтә алам.

Your browser doesn’t support HTML5

Энҗенең язу сәләте бар

Рәшит: Мин сәләтле кеше түгел шул. Әмма бер хыялым бар: марафон йөгерергә телим. Нәрсәдән башларга икән?

Your browser doesn’t support HTML5

Рәшит марафон йөгерергә тели

Фәридә: Гөлләр үстерү – минем яраткан шөгылем. Бүлмә гөлләре интерьерга аеруча ямь өсти. Кайбер гөлләремне мин төрле бәйрәмнәргә якыннарыма да бүләк итәм. Гөлләр үстерү өчен аерым сәләт кирәкме икән? Белмим!

Your browser doesn’t support HTML5

Фәридә матур гөлләр үстерә

Мөршидә: Мин – биология фәннәре докторы, молекуляр биология белән шөгыльләнәм. Бу өлкәдә эшләр өчен, һәрьяктан сәләтле булырга кирәк.

Your browser doesn’t support HTML5

Мөршидә һәрьяктан сәләтле

Гамил: Минем оештыру сәләтем көчле, шуңа күрә мин төрле бәйрәмнәр оештырам. Туган көннәр, туйлар, юбилейлар бик күңелле уза.

Your browser doesn’t support HTML5

Гамил чаралар оештырырга сәләтле

Җәмилә: Тәмле итеп ашарга пешерәм, гаиләмне сыйлыйм. Минем төп сәләтем шул.

Your browser doesn’t support HTML5

Җәмилә тәмле итеп ашарга пешерә


Устойчивые фразы и выражения из текста:

  • Нәрсәдән башларга икән? –​ С чего бы начать?
  • Шунда ук = шундук –​ тут же
  • Ямь өсти – красит, украшает
  • … белән шөгыльләнәм занимаюсь (чем-то)

А сейчас давайте проверим, насколько хорошо вы поняли текст?

  • Марат дусларына ничек ярдәм итә?
  • Энҗе кайчан яза башлаган?
  • Рәшит нәрсә турында хыяллана?
  • Фәридәнең нинди сәләте бар?
  • Мөршидә кайсы өлкәдә эшли?
  • Гамил нинди бәйрәмнәр оештыра?
  • Җәмилә нишли белә?

А здесь мы прервемся на грамматику.

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

Как сказать о своих способностях и возможностях что-либо делать?

эшли ала/эшли алмый – может делать/не может делать

глагол в форме 3 лица настоящего времени + ала/алмый + личное окончание

– Иртәгә очрашуга иртәнге сигездә килә аласыңмы?
– Юк, сәгать сигезгә килә алмыйм, тугызга гына өлгерәм.

эшли белә/эшли белми – умеет делать/не умеет делать ​

глагол в форме 3 лица настоящего времени + белә/белми + личное окончание

– Апам тәмле роллар ясый белә.
– Эх, ә мин роллар ясый белмим шул. Мин аларны ашый гына беләм.

Многие думают, что талант присущ человеку с рождения. Не совсем. Если в детстве у вас не обнаружили те или иные таланты, вы можете достичь всего сами. Для этого нужны навыки и опыт. Об этом гласит и татарская пословица:

Бөркетнең канаты очканда ныгый – Крылья орла крепнут в полете.

Например, ваш друг Галимҗан – опытный альпинист, покорил многие вершины мира. Кажется, что вам не достичь таких высот.

Диалог. Нәрсәдән башларга?

  • Зөһрә: Оооо, Галимҗан, сәлам!
  • Галимҗан: Сәлам-сәлам!
  • Зөһрә: Кайчан кайттың? Бик озак сәяхәт иттең бит.
  • Галимҗан: Әле узган шимбәдә генә кайттым. Әйе шул, вакыт сизелми уза.
  • Зөһрә: Кайларда булдың?
  • Галимҗан. Бу юлы Тянь-шань тауларына мендем, альпинизм белән шөгыльләндем. Саф һава, биеклек, ирек – барысы да мин яратканча!
  • Зөһрә: Эх, мин дә кызыгам, тик андый биеклекләргә менү сәләтем юк шул.
  • Галимҗан: Һәр сәләтне үстереп була, иң мөһиме теләк булсын.
  • Зөһрә: Шулай дисеңме?
  • Галимҗан: Әлбәттә.
  • Зөһрә: Нәрсәдән башларга соң?
  • Галимҗан: Көн саен кардиокүнегүләр эшлә, чөнки тауларда чыдам булырга кирәк. Аннан инде бергәләп Эльбруска сәяхәт итәрбез.
  • Зөһрә. Ооо, максат бар, теләк бар! Бүгеннән үк әзерләнә башлыйм!

Your browser doesn’t support HTML5

Зөһрә белән Галимҗан

Устойчивые фразы и выражения:

  • Вакыт сизелми уза – время летит незаметно.
  • Барысы да мин яратканча – все, как я люблю.
  • Иң мөһиме теләк булсын – главное – желание.

Проверьте понимание текста методом “Әйе/Юк”

  1. Галимҗан узган атнада кайткан.
  2. Егет таулар ярата.
  3. Зөһрәнең альпинизм белән шөгыльләнергә сәләте бар.
  4. Чыдам булыр өчен махсус күнегүләр эшләргә кирәк.
  5. Зөһрә сәләтен үстерергә теләми.

(ответы: 1-әйе, 2-әйе, 3-юк, 4-әйе, 5-юк)

Как найти свои способности?

Как же найти свои способности, когда кажется, что природа в какой-то момент “обошла вас стороной”? Предлагаем проделать исследовательскую работу, которая состоит из трех пунктов:

1. Барлык хыялларыгызны языгыз. – Выпишите все свои мечты .

2. Нәрсә белән шөгыльләнергә, кем булып эшләргә телисез? Бу пунктларны сайлагыз. –​ Чем вы хотите заниматься, кем хотите работать? Выберите эти пункты.

3. Сайлап алган пунктларны әкеренләп укыгыз. Уңай хис тудырган сәләтләрне үстерегез. – Медленно читайте выбранные пункты. Развивайте те способности, которые вызывают у вас положительные эмоции.

*****

Итак, наше занятие подошло к концу. Пожелаем всем удачи в раскрытии и развитии своих способностей. Одну из них вы уже точно сегодня улучшили, а именно – развили навыки разговорного татарского.

Насколько хорошо? Узнаем с помощью теста! Киттек!

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!