Зеленский: Русия чикләрне Украина контроленә кайтарырга тиеш

Владимир Зеленский

Украина президенты булып сайланган Владимир Зеленский Русияне Украина чикләрен Киев контроленә кайтарырга чакырып белдерү ясады.

Владимир Зеленский үзенең Facebook сәхифәсендә Украинаның Русия белән мөнәсәбәтләренә бәйле белдерү ясады. Аның сүзләренчә, Кырым аннексиясе һәм Донбасстагы агрессиядән соң ике ил арасында бер генә уртаклык калды, ул - дәүләт чиге. "Украин ягының һәр миллиметрына контрольне Русия кайтарырга тиеш. Бары шунда гына без уртаклыклар эзләүне дәвм итә алабыз", дип язды сайланган президент.

Элегрәк Русия башлыгы Владимир Путин русияләр һәм украиннар арасында уртаклыклар күп дип белдереп килде һәм хәтта ике ил халкына бер ватандашлык бирү тәкъдиме белән дә чыгыш ясаган иде.

Зеленский шулай ук "нефть тауарлары экспортын тыю, оккупацияләнгән җирләрдә яшәүчеләргә Русия паспортлары бирү, украиннарны әсирлектә тоту безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауга китерми", диде. Ул бу мөнәсәбәтләрне "туганлык дип атап булмый" дип тә белдерде.

Зеленский шулай ук Русия сәясәтчеләренең үзе белән аралашу өчен интернет юлын сайлавы сөендерә ди. "Билгеле булганча, интернет барысын да истә тота, бу сөйләшүләрне бөтен дөньяда миллионлаган халык теркәп бара" ди Зеленский.

  • Берничә көн элек Владимир Зеленский Украинаның Русия тарафлы фетнәчеләр контролендә булган көнчыгыш өлеше халкына Русия ватандашлыгы бирүне гадиләштерү турында Путин карарына да Facebook-та үз фикерен белдерде. Аерым алганда, ул ирек өчен көрәшкән русияләр өчен украин ватандашлыгы биреләчәк дип язды.
  • Путин җавап итеп, бөтен Украина халкына Русия паспорты бирү турында уйларга әзерлеген белдерде. Аның фикеренчә, украиннар һәм руслар "бер халык". 1 майда Украинаның кайбер категория ватандашларына Русия паспорты бирүне гадиләштерү турында Путинның яңа фәрманы чыкты.
  • Русия 2014 елда Кырымны аннексияләде. Моннан тыш, Луһански һәм Донецки өлкәләрендәге берничә йөз чакрым чикне Украина контрольдә тотмый.