Урок 12: Нинди фильм карыйбыз? (Какой смотрим фильм?)

Новый урок разговорного татарского для продолжающих! На этот раз будем говорить о ваших любимых фильмах) Бүген нинди фильм карыйбыз?

Дуслар, сәлам! Как насчёт похода в кинотеатр, любите ли вы кино? Какие фильмы предпочитаете? Давайте поговорим сегодня об этом на татарском языке, запомним новые слова и выражения, а самое главное – научимся выражать свои мысли на татарском языке. Киттек!

Сүзлек: Кино

Сайладым ​ – выбрал
Теләп карыйм – смотрю с желанием (с удовольствием)
Теләмичә карыйм – смотрю без желания
Карау теләге – желание смотреть
Фильм чыккан вышел фильм
Фильмда уйныйлар в фильме снимаются
Фильм төшерелгән снят фильм
Фильм тормыштан алынган вакыйгалар нигезендә төшерелгән фильм снят на основе реальных событий
Мәгънәле значимый, содержательный, толковый, дельный
Мәгънәсез бессмысленный
Куркынычстрашный
Моңсу грустный
Кызык, мәзәксмешной

“ФИЛЬМ” ТАТАРЧА ДА “ФИЛЬМ”?

Тут все просто. Но будьте в курсе, в разговорной речи татары обычно вместо слово “фильм” зачастую употребляют слово “кино”. Да, именно! Например:

  • Сылу, мин бүген шундый шәп кино карадым!Сылу, я сегодня такой классный фильм посмотрел!

Как же предложить посмотреть фильм?

Бәлки берәр фильм карарбыз?Может, какой-нибудь фильм посмотрим?

Или

  • Әйдә, кино карыйкмы соң?Давай, может фильм посмотрим?

Закрепим?

ДИАЛОГ: ИРТӘГӘ ЯКШӘМБЕ БИТ

  • Регина: Эльвина, мин кайттым!
  • Эльвина: Сәлам, апа! Мин спагетти пешердем, ашыйсыңмы?
  • Регина: Юк, мин ашадым.
  • Эльвина: Ярар, алайса. Әйдә ял итик, иртәгә иртә торырга кирәк.
  • Регина: Нигә иртәгә иртә торырга кирәк?
  • Эльвина: Нигә-нигә? Эшкә!
  • Регина: Иртәгә якшәмбе бит! Син нәрсә, апа, якшәмбе дә эшлисең мәллә хәзер?
  • Эльвина: Әй, Аллам! Оныттым! Әйдә алайса берәр кино карыйк?
  • Регина: Ниндине? Комедиямы?
  • Эльвина: Юк, әйдә берәр драма. “Хатико” кебекне.
  • Регина: Драма моңсу бит ул... Әйдә берәр кызык комедия инде?
  • Эльвина: Ярар, әйдә. Ә мин киттем кибеткә, попкорн алып керәм.
  • Регина: Миңа карамель белән.
  • Эльвина: Яхшы, хәзер, мин тиз.

Your browser doesn’t support HTML5

Элвина белән Регина

А теперь давайте ответим на несколько вопросов по диалогу:

  • Эльвина якшәмбе эшлиме?
  • Регина Эльвинадан олыракмы?
  • Эльвина белән Регина нәрсә карыячаклар?
  • Кем кибеткә бара: Регинамы яки Эльвинамы?
  • Ни өчен кызлар бүген фильм карыйлар?

Все мы знаем, что фильмы бывают разных жанров: комедия, драма и т.д. Но какие слова “выручалки” придут к нам на помощь при описании того или иного фильма? Давайте разберемся, с некоторыми жанрами кинематографии:

ЖАНРЫ КИНЕМАТОГРАФИИ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

Жанры фильмов

Слова описания

Комедия

Кызык – интересный

Мәзәк – смешной

Кәефне күтәрә торган – поднимающий настроение

Драма

Моңсу – грустный

Елата торган – пробирающий до слез

Тарихи фильм / Исторический фильм

Тарихи вакыйгалар – исторические события

Тарихи герой – исторический герой

Куркыныч фильмнар / Ужасы

Куркыныч – страшный

Котны ала торган – ужасающий

Маҗаралар / Приключения

Мавыктыргыч – захватывающий

Хорошо, когда есть большой выбор. Кстати, слово “выбор” на татарский язык переводится как “сайлау”, а “выбирать/выбрать” будет “сайларга”. Например:

Нинди фильм сайладың?Какой фильм ты выбрал?

Регина һәрвакыт комедия сайлый. – Регина всегда выбирает комедию.

А сейчас закрепим данную часть нашего урока и пойдем дальше. Предлагаем вам прослушать следующие 3 монолога:

Your browser doesn’t support HTML5

Айзилә

Мин – Айзилә. Мин 3 курс студенты. Мин үземне актив кеше дип уйлыйм. Чөнки мин гел юлда: укыйм, бассейнга йөрим, дуслар белән кичләрен квиз уйнарга барам, ә ялларда өйдә утырганым юк инде. Мин я театрда, я кинотеатрда, я концертта. Кешеләр миннән “Син кемгә охшаган?” дип сорыйлар. Мин “Әнигә” дип җавап бирәм. Чөнки минем әни бик позитив, шат күңелле, эчкерсез кеше. Ә һөнәре буенча ул журналист.

Your browser doesn’t support HTML5

Рауза

Мин – Рауза. Миңа 68 яшь. Хәзер мин эшләмим, лаеклы ялда. Минем хоббиларым чәчәкләр үстерү, чигү чигү һәм эчтәлекле, мәгънәле фильмнар карау. Мин караган фильмнарның исемен блокнотка язып барам. Бүген, мәсәлән, 238 нче фильмымны карыйм. Кинотеатрга мин ирем белән йөрим. Ирем боевик яки тарихи фильмнар карый, ә мин драма яки комедия карыйм. Оныгым Рөстәм белән без маҗаралар карарга яратабыз.

Your browser doesn’t support HTML5

Дамир

Минем исемем Дамир. Мин кинотеатрлар, фильмнар яратмыйм. Минемчә, китап уку файдалырак. Мәсәлән, хәзер мин Айн Рэндның “Атлант расправил плечи” китабын укыйм. Ә менә минем дусларым, Хисмәт белән Тимур, киноманнар. Алар атна саен кинога йөриләр. Мин дә кайвакыт алар белән барам. Нинди фильм карарга икәнен миңа Тимур сайлый. Һәм беләсезме, ул сайлаган фильмнар миңа гадәттә ошый.

Проверим, насколько правильно вы поняли рассказы. Прочитайте вопросы и ответьте “Әйе/Юк”.

  • Айзилә әтисенә охшаган.
  • Айзиләнең әнисе позитив, шат күңелле, тырыш кеше.
  • Раузага 68 яшь. Ул тарихи фильмнар карарга ярата.
  • Раузаның ире караган фильмнарның исемен блокнотка язып бара.
  • Дамир кинотеатрга еш йөри.
  • Хисмәт белән Тимур китап укырга яраталар.

Идём дальше. По каким критериям вы выбираете фильм для просмотра? По рейтингу, скажете вы. Да, действительно, в основном многие смотрят, сколько баллов набрал фильм в том или ином рейтинге. А как же правильно озвучить их? Сделаем паузу на минутку.

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

Число из определенного числа, допустим, 9 из 10. Как сказать правильно? Вспоминаем наши первые уроки курса. Предлог “из” переходит в послелог “-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән”, которая присоединяется к общему числу. Например:

  • Уннан биш – 5 из 10
  • Җитмештән егерме – 20 из 70
  • Йөздән алтмыш ике – 62 из 100
  • Меңнән ике йөз – 200 из 1000

Стоит закрепить. Ниже представлены фильмы и их рейтинг (мы придумали их сами):

  • "Форрест Гамп" –​ 9/10
  • "Яшел китап" –​ 8/10​
  • "Уч алучылар (Мстители): Финал" –​ 7/10​

Ещё одним критерием можно назвать состав актеров фильма. Например:

  • Яңа фильм чыккан. Анда Леонардо Ди Каприо уйный. – Вышел новый фильм. В нем играет Леонардо Ди Каприо.
  • Бу фильмда Джулия Робертс уйнаячак.В этом фильме будет сниматься Джулия Робертс.

МОНОЛОГ: САЙЛАУ ҖИҢЕЛ ЭШ ТҮГЕЛ

Мин гадәттә театрга йөрим, ләкин кайвакыт кинога да барам. Киноны мин киңәш буенча гына карыйм яки фильм тормыштан алынган вакыйгалар буенча төшерелгән булса гына теләп карыйм.

Ни өчен дисезме? Чөнки мин фильмның рейтингы, актерлары, режиссеры, кайсы илнеке булуы белән кызыксынмыйм һәм белмим дә. Мәсәлән, бер коллегам кинотеатрдагы һәрбер премьерага йөри. Аннан соң эштә миңа шуны сөйли...Ә ул бик озак, һәрбер детальләре белән сөйли аны... Мин аннан шундый арыйм, ә инде киноны сөйләгәч, карау теләге бетә....

Your browser doesn’t support HTML5

Сайлау җиңел түгел

Фильм может быть снят компаниями из разных стран, а также сама кинокартина может быть снята в той или иной стране. Это тоже для некоторых может быть одним из критериев при выборе фильма для просмотра.

  • Фильм кайда төшерелгән?Где снят фильм?
  • Бу кайсы ил фильмы?Этот какой фильм страны?

Вы знаете в какой стране мира больше всего снимается фильмов? Согласно статистике, больше всего фильмов снимается в Индии, на втором месте Нигерия, на третьем – США.

А какие татарские фильмы вы знаете? Недавно мы делали подборку в нашей группе в ВК, посмотрите и вы:

*****

Ну что же, на этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что вам понравился материал урока, и вы нашли его полезным! Ну а теперь предлагаем вам проверить, как вы усвоили материал урока, и пройти небольшой тест:

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!