Кырымда тентүләр вакытында тоткарланган активист Сервет Газиевның сәламәтлеге начарланган. Аның адвокаты Александр Стасюк Крым.Реалии хәбәрчесенә әйтүенчә, Газиев хәзерге вакытта Дондагы Ростов тикшерү изоляторында тотыла һәм аңа медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарталар.
Сервет Газиев адвокатына һәрвакыт эче авыртуы һәм йөрәге кысуын әйткән. Шуңа да карамастан аңа авыртуны баса торган дарулардан тыш бернинди ярдәм күрсәтелми. Активист инде ике тапкыр СИЗО җитәкчелегеннән үзенә медицина тикшерүе уздыруны сорап мөрәҗәгать иткән, әмма җавап булмаган.
Адвокат Стасюк кичекмәстән медицина тикшерүе уздыруны сорап Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, изоляторның медицина бүлеге һәм Ростовның кеше хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.
- 27 мартта ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе активистлары йортларында тентүләр уздырды.
- "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган кырымтатарларның яклаучыларыэзәрлекләүләрне канунсыз дип саный. Европа берлеге һәм АКШ кырымтатарларны тоткарлауны канунсыз дип саный һәм бу эш нигезендә тоткарланучыларны иреккә чыгаруны таләп итә.