Урок 13: Хатирәләр (Воспоминания)

Сәлам, дуслар! У каждого в жизни есть воспоминания о чем-то очень личном, о тех моментах и событиях, которые случились впервые: первое путешествие, первая любовь...Иногда хочется поделиться воспоминаниями с друзьями и близкими. Сегодня мы этому научимся. Киттек!

Сүзлек: хәтерлисеңме?

беренче тапкыр впервые
тәүге – первый, изначальный
вакыйга – событие
хатирә – воспоминания
саклана – хранится
хәтерлимпомню
искә аламвспоминаю
гомеремдә онытмыймникогда в жизни не забуду
онытылмаслык булдыбыло не забываемо
оныттым – забыл
чыгыш ясый
выступает
күчәпереезжает
баштасначала
аннарыпосле

“В первый раз” –по-татарски

Итак, как же сказать на татарском языке “впервые” и “в первый раз”? Дуслар, запомните всего лишь одно универсальное слово – беренче тапкыр”, которая употребляется всегда. Например:

  • Мин беренче тапкыр ачык сары төстәге джемпер кидем. Миңа килешә бугай. – Я впервые надела джемпер желтого цвета. Мне вроде бы идет.
  • Наилә Вашингтон һәйкәлен беренче тапкыр үз күзләре белән күрде. Наиля в первый раз своими глазами увидела Монумент Вашингтону.

А как в остальных случаях? Мы имеем ввиду про во второй, в третий раз... Легко и просто! Запомните формулу:

порядковое числительное + тапкыр:

  • Икенче тапкыр – во второй раз
  • Өченче тапкырв третий раз
  • Дүртенче тапкыр – в четвертый раз и т.д.

Также следует отметить слово “тәүге”. Данное слово в татарском языке употребляется в значении “первый, изначальный”: тәүге эш хакыпервая заработная плата, тәүге “Әйдә Online” дәресепервый урок “Әйдә Online”. А в сочетании со словом “тапкыр” оно равноценно выражению “беренче тапкыр”. Например:

  • Беренче тапкыр “Бразилия карнавалында” 2003 елда булдым.
  • Тәүге тапкыр “Бразилия карнавалында” 2003 елда булдым.В 2003 году в первый раз был на карнавале в Бразилии.

Ах, да. Если “последний раз” то на татарском языке будет “соңгы тапкыр”: соңгы тапкыр эшлим делаю в последний раз, соңгы тапкыр бадминтонга барамиду на бадминтон в последний раз.

Настало время закрепить данную часть урока. Послушайте аудио файл и ответьте на несколько вопросов:

Your browser doesn’t support HTML5

Аязны беләсезме?

Сүзлек: Монолог

чыгыш ясый – выступает
күчә – переезжает
башта – сначала
аннары – после

Сез Казан егете, яшь миллионер Аяз Шабутдиновны беләсезме? Мин беләм. Беренче тапкыр Аязны мин телевидениеда күрдем, ә аннары аңа инстаграммда язылдым. Аяз яшь эшмәкәр. Аязның тәүге проекты – шигырьләр сайты. Анда ул котлаулар язып сата. Бер котлау – 80 сум була. Аяз Шаяннар һәм Тапкырлар Клубында, ягъни КВНда уйный, корпоративларда, клубларда чыгыш ясый. Анда ул эшмәкәр һәм маркетолог Александр Долгов белән таныша һәм Мәскәүгә күчә. Мәскәүдә Аяз хостелда яши һәм хостел ачу идеясе белән Ижауга кайта. Иҗауда яшь эшмәкәр башта Like хостелларын, аннары Coffee Likе каһвәханәләрен ача.

  • Аязның тәүге проекты нинди?
  • Александр Долгов белән Аяз кайда таныша?
  • Ижауда яшь эшмәкәр нәрсә эшли?

ТОП 5 “НЕЗАБЫВАЕМЫХ”

Пять слов, которые помогут описать воспоминания

хәтерлимпомню
искә аламвспоминаю
истәлекле – памятный
гомеремдә онытмыймникогда в жизни не забуду
онытылмаслык булдыбыло не забываемо

  • Мин беренче телефонымны хәтерлим. Ул кара төстәге Motorola RAZR V3 иде.Я помню свой первый телефон. Это был Motorola RAZR V3 черного цвета.
  • Амелия ханымны еш искә алам. Бик шәфкатьле, эчкерсез кеше иде.Часто вспоминаю Амелию ханум. Она была очень доброжелательным, искренним человеком.
  • 15 майны гомердә онытмыйм, чөнки ул көнне паркта егылып умыртка баганасын сындырдым.Никогда в жизни не забуду 15 мая, потому что в этот день упав в парке сломал позвоночник.
  • Камбоджага сәяхәт онытылмаслык булды.Путешествие в Камбоджу было не забываемым.

Какими могут быть воспоминания? Конечно, приятными (яхшы, күңелле) или неприятными (начар, күңелсез). Кстати, слово “воспоминание” на татарском языке будет “хатирә”. Например, “балачак хатирәләре”воспоминания детства.

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

Часто мы погружаемся в воспоминания, потому что что-то или кто-то нам об этом напоминает. В татарском языке это выражается путем присоединения аффиксов -гач, -гәч, -кач, -кәч к глаголу первого действия. (По формуле: Глагол первого действия+ аффикс –гач/-гәч, -кач/-кәч+ глагол второго действия. )

  • Синең тавышыңны ишеткәч, авылны сагынып куйдым.Услышав твой голос, поняла, что соскучилась по деревне.
  • Манго күргәч, Таиланд искә төшә.Увидев манго, вспоминаю Таиланд.
  • “Парашют” дип әйткәч, Фәридәнең беренче тапкыр парашюттан сикергәне искә төшә. – Услышав про парашют, вспоминаю первый полет Фариды с парашютом.

Потренируйтесь:

  • Увидев чурчхеллу, вспоминаю Абхазию. – ?
  • Говоря про день рождения, вспоминаю песню “Happy Birthday to You”. – ?

ДИАЛОГ: ОНЫТЫЛМАСЛЫК БУЛДЫ

Кибеттә туроператор белән клиент очраша.

  • Ирек: Рәмзия ханым, сезме? Исәнмесез!
  • Рәмзия: О, Ирек, сәлам, сәлам!
  • Ирек: Ничек хәлләрегез? Ялларыгыз ничек үтте? Ошадымы сезгә?
  • Рәмзия: Бу ялны гомердә онытмыйм, шундый ошады, тагын барасым килә. Венециягә гашыйк булып кайттым.
  • Ирек: Һава торышы ничек булды?
  • Рәмзия: Искиткеч! Телефондагы фотоларны күргәч, андагы саф һава, Канареджо, Дорсодуро каналлары искә килеп төшә... Рәхмәт сиңа! Син бик шәп белгеч! Безгә кирәкле турны сайлый белдең!
  • Ирек: Сезгә ошагач, мин бик шат! Тиздән Туниска ташламалар башланачак, шалтыратырмын.
  • Рәмзия: Туниска барасым килми.... Греция, Болгарстан булса, шәп булыр иде.
  • Ирек: WhatsApp ка искә төшереп язырсыз миңа, офиста карармын.
  • Рәмзия: Хәзер түгел әле, соңрак, сентябрьларга.
  • Ирек: Ярар, алайса. Сау булыгыз! Уңышлар!
  • Рәмзия: Рәхмәт! Хуш!

Your browser doesn’t support HTML5

Ирек белән Рәмзия

Проверьте себя, возможные ответы: “Әйе” / “Юк”.

  • Ирада банкта кредит бүлегендә эшли.
  • Рәмзия ханым Венециягә барып кайткан.
  • Ирада белән Рәмзия ханым туганнар.
  • Ирада Рәмзия ханымнан яшьрәк.
  • Рәмзия ханымның Грециягә һәм Болгарстанга барасы килми.
  • Сентябрь аенда Рәмзия белән Ирада шоппингка барачак.​

(ответы: 1-юк, 2-әйе, 3-юк, 4-әйе, 5-юк, 6-юк.)

МИН ХӘТЕРЛИМ, Ә СИН?

Прослушаем истории из жизни Сании и Фархада.

Сания, 29 яшь, йөзү буенча инструктор:

  • Хәтерлим, беренче тапкыр үзем өчпочмак пешердем. Вәәт онытылмаслык булды ул. Чөнки минем өчпочмакларым “дүртпочмаклы” яки “бишпочмаклы” иде. Ә эчендәге ите каеш кебек. Икенче тапкыр пешергәндә ите йомшак булды, тик өчпочмаклар гына коңгырт төстә иде. Шуңа күрә мин аны башка пешермим, әнинекен яки дәү әнинекен ашыйм. Алар пешермәсә, сатып алам.

Your browser doesn’t support HTML5

Саниянең өчпочмаклары

Фәрхәд, 30 яшь, дизайнер:

  • Беренче эш хакыма яхшы, кыйммәтле тәүге ноутбугымны сатып алдым. Онытылмаслык вакыйга булы ул минем өчен. Чөнки ноутбук 70 мең тора иде, зур акча бит университет тәмамлаган кичәге студентка. Әйбәт булды ул, озак эшләде. Вируслар кергәч кенә ватылды. Хәтерлим коллегамның флэш картасыннан соң ул гомумән кабынмады да. Аннан соң мин утилизация буенча яңа ноутбук алдым. Икенче тапкыр инде андый кыйммәтлене алмадым, бюджетрак вариантны сайладым. Сайлау бик авыр булды, кибеттәге консультант ярдәме белән IdeaPad V310-15 сатып алдым. Иң мөһиме ул авыр түгел, 2 кг 200 грамм.

Your browser doesn’t support HTML5

Фархад и его ноутбук

Расскажите свою историю о:

  1. Ашарга пешерү маҗарасы. (Беренче тапкыр ашарга пешерү маҗарасы нинди булды?)
  2. Машина йөртү. (Беренче тапкыр машина йөртү тарихын хәтерлисеңме?)
  3. Тәүге эш хакы ( Тәүге эш хакына нәрсә алдыгыз?)

Тормыш хроникасыннан

В заключении занятия поностальгируем по определенным годам. Итак, поехали!

Мин...

  • 1 яшь – беренче тапкыр “әни” дип әйттем, ә син?
  • 3 яшь – беренче тапкыр велосипедта йөрдем, ә син?
  • 7 яшь – беренче тапкыр мәктәпкә бардым, ә син?
  • 10 яшь – икенче тапкыр диңгезгә ял итәргә бардым, ә син?
  • 14 яшь – паспорт алдым, ә син?
  • 20 яшь – өченче тапкыр йөгерү марафонында беренче урын алдым, ә син?
  • 30 яшь – беренче тапкыр спидгейт турында ишеттем, ә син?
  • 40 яшь – алтынчы тапкыр “Титаник” киносын карадым, ә син?
  • 50 яшь – җиденче тапкыр дәү әни/дәү әти булдым, ә син?

ПОЖАЛУЕМСЯ НА ПАМЯТЬ?

  • Хәтерпамять
  • Хәтерем начарплохая память
  • Хәтерем юкпамяти нет
  • Тишек баш (фразеологизм) – "Дырявая голова"

Ну что же, на этом наш урок подошел к концу. Предлагаем вам небольшой тест на проверку, усвоенных вами знаний.

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!