Чаллы ата-аналары татар гимназиясендә татар сыйныфлары саны киметеләчәк дип борчыла

16 майда Чаллының 2нче татар гимназиясендә киләсе уку елында 5нче сыйныфларда өч татар сыйныфыннан берсе генә калдырылачак дип игълан ителергә мөмкин. Кайбер ата-аналар шундый борчылу белән Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әсгать Сәфәровка хат язган.

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучыларның бер төркем ата-аналары Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать юллаган. Алар быел 4нче сыйныфта татар телендә белем алган балалар 5нче сыйныфта урыс телендә белем алуга күчәчәк дип борчыла.

Ата-аналар сүзләренчә, 16 майда гимназиянең еллык ата-аналар җыелышы уздырылачак. "Шунда, безгә мәгълүм булганча, татар сыйныфлары таркатылуы турында игълан ителәчәк, һәм киләсе уку елында 5нче сыйныфларда өч татар сыйныфыннан бер генә сыйныф калдырылачак", диелә хатта.

Чаллының 2нче татар гимназиясендә быел биш параллель 4нче сыйныф белем ала. Шуларның өчесе барлык фәннәрне дә татар телендә укый.

Ата-аналар язуынча, уку елы башында татарча дәреслекләр дә җитмәгән. Мәсьәлә Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иткәч кенә хәл ителгән.

Инде уку елы ахырына якынайгач, гимназия мөдире Фирдәвес Әюпова 4нче татар сыйныфлары ата-аналары арасында "математиканы урысча укытырга телисезме?" дип анкеталау уздырган. "Бу гамәлнең татар сыйныфларын урысча укытуга күчерү өчен эшләнгәне аңлашыла", ди хат авторлары.

"Уку елы ахырында уздырылган Бөтенрусия тикшерү эше (ВПР) нәтиҗәләренә караганда, фәннәрне татар телендә үзләштергән сыйныф укучылары урысча укыган сыйныфлардан күпкә югарырак билгеләргә ирешкән. Мөдир дүрт ел буе менә дигән татарча укып килгән сыйныфларны урыслаштырырга тотынды", дип борчыла ата-аналар.​

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, "әлеге "урыслаштыру реформасы" гимназиядә укырга теләүчеләр көндәшлеген арттырачак, чөнки һәр татар уку йортында тәртип яхшырак. Ләкин, икенче яктан, әлеге ясалма көндәшлек ришвәтчелеккә шартлар тудыра".

Мөрәҗәгатьне ата-аналар - Тәлгать Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдинов, Әмирхан Евграфов имзалаган.

Тәлгать Әхмәдишин Чаллының 2нче татар гимназиясен​дә урыслаштыру башлануы турында элегрәк Азатлыкка да язган иде. "Сыйныфлар өстеннән күзәтү булмаса, кайбер укытучылар урысча, урысча-татарчалы укытуга күчә. Чарасызлыктан сыйныфларга күзәтү камералары урнаштыруны сорарга гына кала", дигән иде ул.