Төбәкләрдә 60 депутат яшәү минимумыннан түбәнрәк керем декларацияләгән

Төньяк Осетия парламенты

Русия төбәкләре парламентларының 49 депутаты фәкыйрьлек сызыгыннан түбән керем алуын, 11 кеше бер тиен дә акча эшләмәвен белдергән.

РБК төбәк депутатларының декларацияләрен тикшергән. 2018 ел документларына караганда, төбәк депутатларының 11е былтыр бер сум да акча эшләмәгән. Аларның өчесе Төньяк Осетия парламентында утыра. Тагын бер депутат - 28 яшьлек Дарья Украинцева турында Новосибирски парламенты ул бала карау ялында дип белдергән.

Тагын 49 парламентарий яшәү минимумыннан түбәнрәк керем декларацияләгән. Аларның 11е Дагыстанда, унысы Төньяк Осетиядә, өчесе Хакасиядә.

Иң аз керемне Амур өлкәсе парламентында ЛДПР депутаты Сергей Труш күрсәткән. Ул нибары 3 тиен декларацияләгән. Үзенең YouTube каналындагы мөрәҗәгатендә Труш бизнесының уңышсыз булуы, депутат буларак хезмәт хакы алмавы турында сөйли.

Русия төбәкләре депутатлары арасында иң бае - Владимир өлкәсе парламенты депутаты Владимир Антонов. Ул былтыр 9,9 млрд сум декларацияләгән. Рейтингта барлыгы алты миллиардер.

Депутатлар ел саен үзләренең, хатыннарының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында хисап бирергә тиеш.