"Минем Такташ" операсы музыкаль театр проблемын янә кузгатты

Операдан күренеш

18 май Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында "Минем Такташ" камералы опера премьерасы булды. Әлеге әсәрнең музыкасын композитор Ильяс Камал, либреттосын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин язган.

"Минем Такташ" премьера булганчы ук тәнкыйть утына тотылган иде. Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова иҗат төркемен шагыйрь турында көндәлек, сары әсәр язуда гаепләде. Шуннан соң иҗат төркеме берничә тапкыр матбугат очрашуы үткәрергә мәҗбүр булды. Соңгысында Рүзәл Мөхәммәтшин Такташның хатларына, кайбер шигырьләренә таянып иҗат итүен һәм Такташ образын үзе күзаллаганча тудыруын аңлатты. Шуңа күрә әсәр "Минем Такташ" дип атала да.

Your browser doesn’t support HTML5

Тинчурин театрында "Минем Такташ" операсы күрсәтелде

Премьераны Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, калебчеләр, язучылардан Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат карады. Иҗат төркеме һәм зыялылар әсәрне анализлаудан бигрәк, музыкаль театр булмау проблемы турында фикер алышты.

Яшь Такташ ролен башкаручы Илгиз Мөхетдинов та шул хакта уйлана. Тагын бер елдан ул Казан консерваториясен тәмамлый һәм киләчәктә кайда эшләячәге турында анык берни дә әйтә алмый:

Илгиз Мөхетдинов

– "Минем Такташ” үзенчәлекле әсәр, аның музыкасы саллы, заманча да, шул ук вакытта милли дә. Әгәр ул бер тапкыр гына куелса, бик үкенечле булыр иде. Без бу опера берәр театрның репертуарына керер дип өметләнәбез. Дөрес, бу эшләр үзебез хыялланган музыкаль театр хакына эшләнә. Шушы хыялның инде ниһаять тормышка ашуын телибез. Безгә яңа опера, оперетта, музыкаль драмалар бик кирәк. Инде музыкаль театрда эшләрлек актерлар, режиссерлар, либретто язучылар да бар. Аларның оешуын көтеп арыды һәм буламы андый театр, юкмы – эшли, иҗат итә башладылар. Шундый омтылышларның берсе – ул "Минем Такташ" спектакле. Бу әсәр финанслар һәм бина табарга вакыт җиткәнен тагын бер кат дәлилләде. Менә шундый иҗат җимешләрен тормышка ашыру өчен сәхнә биреп торган театрларга рәхмәт. Ләкин бит безнең аларны кысрыклыйсыбыз килми. Тинчурин театрының үз репертуары, репетиция вакыты бар. Шуңа күрә безгә кайвакыт төнлә репетиция ясарга туры килә иде. Бик авырга туры килде.

БУ ТЕМАГА: Театрларны маңгайга-маңгай бәрештерү кемгә файдага?

Режиссер Лилия Әхмәтова әйтүенчә, "Минем Такташ" театр репертуарына алыначак. Тик кайсы театр турында сүз бара – монысын әйтеп бетермәде. Сүз уңаеннан, операны Тинчурин театры җитәкчесе дә, режиссеры да карамады. Лилия Әхмәтовага без, спектакль чыннан да көндәлек әсәр дәрәҗәсендәме, дигән сорауны бирдек:

Лилия Әхмәтова

– Операны шәхси драма яки иҗат турында яисә шагыйрьнең тормышы турында дип аерып әйтеп булмый. Монда бар да үрелеп бара. Шәхси тормышның иҗатка ни дәрәҗәдә йогынты ясавы күрсәтелә. Шәхес иҗат белән мәхәббәт арасында бәргәләнә. Нәтиҗәдә Такташ мәхәббәтне сайлап иҗатын югалта, үзенә тугры булып кала алмый. Бу – Такташның тормышыннан алынды. Либретто авторы Рүзәл Мөхәммәтшин аның кулъязмалары, иҗаты белән танышкач, шундый фикергә килгән.

Чыннан да бик зур көч куелды. Безне, әгәр уңышлы булса, тамашачылар аңа битараф калмаса, спектакль яңадан куелачак дип өметләндерделәр. Берәр театрның репертуарга алу ихтималы да юк түгел.

Язучы Ркаил Зәйдулладан либретто ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә дип сорадык:

Ркаил Зәйдулла

– Текстны Рүзәл Мөхәммәтшин ел ярымнар элек укыткан иде. Ул вакытта ук тексты ошаган иде, хәзер инде музыкасы да бик ошады. Монда ниндидер авангард юнәлеш белән таныш аһәңнәр үрелеп бара. Әсәрдә шагыйрьнең үз-үзе белән көрәше һәм, әлбәттә, мәхәббәт сурәтләнә. Ул билгеле фактларга нигезләнгән. Такташның беренче мәхәббәте, хатыны Гөлчәһрә Хәмзина булган һәм әсәрдә аларның аерылулары шәхси мөнәсәбәт итеп кенә сурәтләнми, шушы фаҗига аша заманның каршылыкларын, дәһшәтен ачып бирә. Бу мәсьәләдә шагыйрь дә, композитор да үз максатларына ирешкән дип уйлыйм мин. Такташның гомер юлын искә алсак, аны еш кына, мәңгелек, фәрештәләр, пәйгамбәрләр темасына язасың, ә безгә социалистик чынбарлыкны тасвирлаган әсәрләр кирәк, дип тәнкыйтьләгәннәр. Чыннан да бит Такташ сына. 1923нче елларда ул "Такташ үлде" дигән шигырен яза. Операда да аның заманга яраклашырга тырышуы күренә. Социалистик режимга яраклашып, үзе дә һәлак була. Әсәр ахыр чиктә чын шигъриятьнең, музыканың җиңеп чыгуын күрсәтә.

Казан консерваториясенең милли опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова бер куеп кына камил әсәр туа алмый, камиллеккә ирешү өчен әлеге дә баягы музыкаль театр кирәк, дип саный:

Әлфия Җаббарова

– Төп рольләрне башкарган Эльза һәм Артур Исламовлар, Илгиз Мөхетдинов – укучыларым. Аларның уңышларына ихластан сөенеп утырдым. Ниһаять, милли камералы опера тәкъдим итәргә җай чыкты. Оркестр чокыры булган сәхнә бирелде. Укучыларым милли музыкаль театр булсын өчен үз өлешләрен кертәләр, аларны үзебезнең дәвамчылар итеп күрәм. Шулкадәр катлаулы текст, ритмнарны бик чиста башкарып чыктылар. Шуңа бернинди тәнкыйть сүзе әйтәсем килми. Эшлисе эшебез яшьләрне тәнкыйтьләү түгел, театр оештыруга юнәлтелсен иде. Репертуар тупларга, милли музыкаль театр булдырырга кирәк. Мондый спектакльләрне бер тапкыр гына җырлап булмый. Чөнки алар уйналмаса, тарала. Аннан спектакль өлгереп җитсен өчен аны кимендә бер тугыз мәртәбә уйнарга кирәк. Әлегә музыкаль әсәрләр бер-ике уйнала да юкка чыга.

"Минем Такташ" – Sforzando башкару сәнгате үсеше фонды оештырган KazanOperaLab лабораториясендә туды. Әлеге лаборатория 2017 елның декабрендә яшь композитор, режиссер, драматург, рәссамнарны туплады һәм аларны укытуны оештырды. Уку ахырында өч төркем барлыкка килеп, алар музыкаль әсәрләр яздылар. Аның икесе урыс, берсе татар телендә иҗат ителде. "Минем Такташ" лабораториянең өченче һәм татар телендәге бердәнбер иҗат җимеше.