"Татар мәктәбен ябу — Казан карары"

Иске Салман авылы мәктәбе

Әлки районы Иске Салман авылының татар мәктәбе оптимальләштерү програмына эләккән. Уку йортын тоту кыйммәткә төшә. Мәктәпләрне кыскарту барлык районнарга да кагылачак, әмма әлегә Иске Салман авылы гына мәктәпне саклап калу юлларын эзли.

Татарстанның Әлки районы Иске Салман авылында бүгенге көндә 114 хуҗалык исәпләнә, яшәүчеләр саны – 352 кеше. Авылда мәчет бар, гап-гади татар тормышы белән яшәп ятучы сала. Әмма авылның күрке булган, салага җан өреп торган мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Түрәләр моны "оптимальләштерү", "реорганизация" дигән махсус сүзләр белән алыштыра. Тугыз еллык мәктәп урынына башлангычны гына калдырырга телиләр. Ремонт ясалган бинада шулай ук балалар бакчасы калачак. Бу хакта халыкка авыл җыенында игълан ителгән.

Быелның 14 маенда Әлки районы Иске Салман авылында халык җыены уза. Район үзәгеннән түрәләр килеп тугыз еллык татар мәктәбе башлангычка кала дип белдерә. Балалар күрше Яңа Салман яки Алпар мәктәпләренә автобус белән йөртеләчәк дип игълан ителә. Мәктәп бинасында башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы эшләп кала. Түрәләр балалар урысча белем бирү мәктәбендә уку хәерлерәк, чөнки ахыр чиктә ОДИ, БДИларны барыбер урысча бирәсе дип киңәш бирә. Ябылуның сәбәбе – балаларның саны аз булуы, чыгымнар зур.

Иске Салман авылы мәктәбе

Җыенга килгән халык моның белән риза түгел. Очрашуда һәр кешенең чыгышы, әйтелгән фикере беркетмәгә язылган. Мәктәп ябылуга каршы имзалар да җыелган. Барлыгы 44 имза. Беркетмәнең күчермәсе редакциядә бар. Халык, мәктәп бетсә, татар авылы да юкка чыгачак дип хафалана. Алар татар теле болай да авыр хәлдә булган вакытта республикада татар белем учакларын саклап калырга акча табылмаганына аптырый. Азатлыкка килеп ирешкән хатта болай дип язылган.

"Ни өчен безнең мәктәп ябыла? Күрше авылда урнашкан Яңа Салман урта мәктәбендә балалар санын арттыру өчен шулай эшләнәме? Тик шунысы аңлашылмый: безнең балалар саф татар авылында татар мәктәбендә укыды, инде хәзер алар урыс мәктәбенә урыс телендә укырга тиеш буламы?! Патша Русиясе вакытында да мәгарифне үстерү максатында эшләгәннәр, сугыш елларында да мәктәпләрне саклап калганнар. Хәзер исә гөрләп торган татар мәктәбен ябалар. Ә кайда соң монда балаларның үз туган телендә белем алуга хокукның үтәлеше? Нишләп әле авылыбызда барлык шартлары да булган ике катлы бер дигән мәктәп булганда, без балаларыбызны автобуска утыртып, күрше авылга укырга җибәрергә тиеш?! Русия Конституциясендә: "Һәр бала үз ана телендә төп белем алырга хокуклы" дип язылган. Якын-тирәдәге өч мәктәпнең икесе урыс мәктәбе, алар берсе дә ябылмый, безнең татар мәктәбе дәүләткә шулкадәр финанс зыян сала булып чыгамы?! Ә бит районда ремонтланмаган иске биналы төп мәктәпләр дә шактый әле! Без Татарстанда яши торып, тирә-як авыллар арасында булган бердәнбер татар мәктәбен яптырыйкмы?! Бу бит күрәләтә торып авылның тамырына, татар милләтенең тамырына балта чабу. Авылыбыз зур, йортлар төзек, яшь гаиләләр дә шактый. Мәктәп ябылу дигән хәбәр бөтен авыл халкын борчуга салды. Киләчәгебезне үз алдына китереп, барыбыз да борчылабыз.

Иске Салман мәктәбенә капиталь ремонт ясалган

Нишләп соң мәктәпкә 15 млн сумга капиталь ремонт ясалгач, 350 мең сумлык җиһаз алынгач, безнең балаларыбыз ул мәктәпнең рәхәтен күрмичә, көзге яңгырда, кышкы суыкта, бозлавыкта күрше авыл мәктәбендә каңгырып йөрергә тиеш?! Мәктәпне башлангычка калдырып кына, бернинди дә "экономия" булмый, чөнки беренче катта балалар бакчасы, икенче катта башлангыч сыйныфлар укыячак, мәктәп барыбер җылытылачак. Шундый зур, матур бинаның, авылның бушап калуы бик кызганыч. Дөрес, ул бина буш тормас, анда башка оешмалар кереп утырыр. Тик мәктәп балалар өчен төзелгән. Көзге яңгырда, кышкы суыкта, бозлавыкта балалар тукталышта автобус көткәндә, бу җылы бинада өлкәннәр утыру дөрес булыр микән? Балалар язмышы турында да уйлыйсы иде бит", дип яза Иске Салман авылы ата-аналары.

Халык ризасызлык белдерсә дә, мәктәп мөдире Гөлсинә Шәриповага түрәләр бүген кулына Иске Салманның 9 еллык мәктәбе башлангыч белем йортына әвереләчәге хакында карар кәгазен тапшырган.

Гөлсинә Шәрипова

"Мин бүген ул документ белән педагоглар коллективын таныштырдым. Халыкка 31 майда хәбәрне таратырга дип әйтелде. Без барыбыз да шок кичерәбез. Авылны тотып торган мәктәпсез калабыз икән, авылга ясин укылачак. Узган елны да ябабыз диделәр, әмма фикерләреннән кире кайттылар. Киресенчә, узган елны 350 мең сумлык мебель кайтты, балалар уку елын яңа парталарга утырып башлады. Кабинетлар уңайлы, якты, заманча җиһазландырылды.

​Ә 2016 елда мәктәпкә гомумән 15 млн сумлык ремонт ясалды. Өч ел дәвамында мәктәп төзекләндерелде. Янгыннан саклану өчен автоматик сигнализация урнаштырылды, җылыту системы яңартылды. Без моңа куаныштык, әмма шатлык кына озакка сузылмады. Ягъни, укырга барлык шартлар бар. Узган ел районда бер мәктәп ябылды, әмма аның шартлары коточкыч иде. Ә безнең мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Ябабыз дигәч, ник шулкадәр зур акча тотылды, күпме көч куелды?

Әйе, балалар саны аз. Бездә бүген 24 бала белем ала, укытучылар саны – 10. 2019-2020 уку елында 1нче сыйныфка ике укучы керергә тиеш, 1-9нчы сыйныфта 20 бала укыячак дип планлаштырылган иде. Халык җыенында белем бирү аксый, урысча белем биргән мәктәпкә укытырга йөртегез дип киңәш иттеләр. Бер дә килешмим, балалар барлык фәннәрне туган телдә яхшы үзләштерә, татар телендә уку балаларга киләчәктә 11 еллык мәктәптә уңышлы укып китәргә дә, югары уку йортларына керергә дә комачауламады.

Балаларны күрше Яңа Салман авылы мәктәбендә укырга тәкъдим итәләр. Әмма искәртергә кирәк, бу – урыс телендә белем бирүче мәктәп. Укытучылар эшсез калачак. Бу да бер баш бәласе", дип сөйләде Гөлсинә ханым.

Иске Салман авылы мәктәбе

Дүрт бала әнисе, татар теле укытучысы Гөлфия Нәсыйбуллина татар телле мәктәпне саклап калу мөһим дигән фикердә.

"Бу инде сакаллы мәсьәлә. 5 ел элек бу хакта сүзләр йөрде, узган ел да яныдылар, әмма ул вакытта безне бу җилләр урап узды. Түрәләр мәктәпне асрау кыйммәткә төшә, без мондый йөкне тарта алмыйбыз дип белдерделәр. Тик ни өчен татар мәктәбен яшәтер өчен акча таба алмаганнарына аптырыйм. Мин – дүрт бала әнисе. Балаларым шунда белем алды, кечкенәләре бакчага йөри, алар да шушында белем алыр дип хыялландым. Барысы да чәлперәмә килә... Ни өчен?

Телне саклыйк дип сөйлиләр, ә гамәлдә ник киресе килеп чыга соң?

Мәктәптә татар теле укытучысы булып эшлим. Биредә тулысынча татар мохите. Татар теле болай да авыр хәлдә, телне саклыйк дип сөйлиләр, ә гамәлдә ник киресе килеп чыга соң? Ничек тә булса татар мәктәпләрен саклап калырга кирәк. Туган телдә бирү системы бик аз халыкларда бар бит, бездә юкка чыкса, аны янә барлыкка китерү авыр булачак. Түрәләр балаларны автобуста күрше авылга йөртәбез ди, әмма Яңа Салман авылында яшәүчеләр күпчелек татарлар булса да, белем алу урыс телендә бара. Аннары балаларны көн саен автобуста еракка йөртәсе килми, һәр ата-аның баласы ишегалдында булган бакчага, мәктәпкә йөртәсе килә. Ә безнең моңа хокукыбыз юкка чыга", дип сөйләде Гөлсинә Нәсыйбуллина.

Азатлык Әлки районының мәгариф бүлеге башлыгы Артем Савинов белән элемтәгә керде. Аның аңлатуына караганда, мәктәпне оптимальләштерү – Казан фәрманы һәм бу эш Татарстан президенты йөкләмәсе нигезендә башкарыла.

Артем Савинов

"Без болай да бер мәктәпне дә кыскартмадык, япмадык. Ә быел вазгыять үзгәрде. Муниципаль берәмлекләрдәге белем бирү оешмаларының нәтиҗәле эшләрен арттыру максаты куелган. Моның өчен Татарстан финанс, мәгариф министрлыгы катнашында эшче төркем төзелгән. Әлеге эшче төркем утырышында безнең районда акча тоту нәтиҗәле булмаган дип белдерде. Татарстанда бер ел дәвамында бер укучыны укыту уртача 92 мең сумга төшә, ә Иске Салман авылы мәктәбендә бу бәя 280 меңгә җитә. 2019 елда мәктәпнең еллык чыгымы 7 миллион 746 мең сум чыга. Моңа хезмәт хаклары да, коммуналь түләүләр дә керә. Бу – зур акча. Финанс министрлыгы безгә әлеге чыгымнарны оптимизацияләргә кушты. Районга комиссия килде, барысы да тикшерелде.

Мәктәпләрнең күп булуын без күршедә урыс, татар, чуаш авылларының булуы белән аңлаттык, аларны берләштерү очрагында туган телдә белем бирү мөмкинлеге югалырга мөмкин, ә моңа ата-аналар каршы. Шуңа бездә оптимальләштерү процессы үз вакытында булмады. Хәзер исә авыл халкы саны кими, әз укучыга күп укытучыны тотып булмый. Киләсе елны тагын ике башлангыч мәктәп тулысынча ябылачак. Бу процесс кеше халкы саны кимүенә бәйле. Тагын бер кабатлыйм, бу процессны без башлап җибәрмәдек, бу таләпне финанс министрлыгы куйды. Татарстан финанс министрлыгы барлык районнарга оптимальләштерү планын тәкъдим итте, бу эш бөтен республика буенча бара", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Савинов Азатлыкка 9 еллык мәктәпләр уңышсыз эшли дип әйтте. Иске Салман мәктәбендә эшләгән укытучыларның югары квалификациясе юк дисә дә, берсе дә эшсез калмаячак дип ышандырды.

9 еллык мәктәптә укуның нәтиҗәсе дә юк

"Иске Салман мәктәбендә сыйфат та аксый. Якында булган югары квалификацияле, яхшы матди базалы мәктәп бар бит. 9 еллык мәктәптә укуның нәтиҗәсе дә юк, кадрлар булмаганга күрә сыйфат та кими бара. Нигә оптимальләштерүне уздырмаска?

Мәктәпнең педагогик коллективы көчле түгел. Аларда үсешкә, квалификация арттыруга теләк тә юк. Иске Салман мәктәбендә барлык укытучылар беренче категорияле, югары категорияле бер укытучы да юк. Күрше мәктәптә исә югары категорияле укытучылар – 80%. Анда урыс телендә белем бирү булса да, күпчелек укучылар – татарлар. Монда милли мәсьәлә нигезендә кемнедер кимсетү юк, беренче чиратта сыйфатлы белем бирү оештыру эше тора.

Туган телдә белем бирүне саклау да безнең өчен мөһим. Ярты мәктәпләрдә белем бирү татар телендә бара. Кайбер мәктәпләрдә урысча-татарча катнаш укыту бара", дип аңлатты түрә.

Савинов сүзләренчә, Иске Салман мәктәбе тулысынча ябылмаячак. Ул башлангыч мәктәпкә үзгәртеләчәк, балалар бакчасы да калачак. Мәктәп үзе Яңа Салман мәктәбе филиалы булып калачак. Пенсия яшенә җиткән ике укытучыдан кала барлык мөгаллимнәр да эш белән тәэмин ителәчәк дип ышындырды ул.

Иске Салман авылы мәктәбе

Азатлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Савинов авыл халкы белән җыенда балаларны урыс телендә белем биргән мәктәпкә илтергә киңәш иткән. Моны ул киләчәктә урыс телендә имтихан тапшыру кирәклеге белән аңлатты. Ул урысча имтиханнар бирергә туры килгәч, татарча укуның мәгънәсе юк дигән фикердә.

Теләсә кайсы мәктәптә имтиханны урысча тапшырачаклар. Алай икән, башка мәктәпкә баруда ни мәгънә бар?

“Яңа Салман мәктәбендә белем бирү урыс телендә алып барыла. Иске Салманда 9 еллык мәктәпне тәмамлагач, укучылар барыбер шул Яңа Салман мәктәбенә китә, 10-11нче сыйныфта барыбер урысча укый, имтиханнарны урысча тапшыра. Теләсә кайсы мәктәптә имтиханны урысча тапшырачаклар. Алай икән, башка мәктәпкә баруда ни мәгънә бар? Имтиханны барыбер урысча тапшырырга туры киләчәк. Канун нигезендә 10-11нче сыйныфта уку барыбер урысча булырга тиеш”, диде ул.

Алда әйткәнебезчә, ата-аналар балаларын күрше урыс мәктәбенә бирүгә каршы. Түрәләр альтерантива буларак татар телендә белем бирүче башка мәктәпкә дә автобус белән йөртергә тәкъдим иткән. Район үзәге Базарлы Матакта андый мәктәп бар, әмма ул Иске Салман авылыннан 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Юллар ачык булса да ата-аналар көн саен йөрер өчен бу ара ерак дип саный. Ата-аналар 8 чакрым ераклыкта урнашкан Ямбахты авылының татар мәктәбенә йөртү теләкләрен белдергән, әмма ул Спасс районына карый. Бу вариантны сайлаган очракта балаларны мәктәпкә йөртү чыгымнары ата-аналар җилкәсенә төшәчәк.

Авыл халкы җыенда Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка, шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка, Дөнья татар конгрессына хат язарга дигән карарга килгән.