Казакъстан президенты сайлауда Касыйм-Жомарт Токаев 70,76 процент җыйды

Касыйм-Жомарт Токаев

Казакъстанның хәзерге президенты Касыйм Токаев ил башлыгы сайлауда 70,76 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.

Казакъстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Констатнин Петров 9 июньдә узган ил президенты сайлау нәтиҗәләренең беренчел саннарын хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, "Нур Отан" "хакимият фиркасе"ннән намзәт һәм хәзерге президент Касыйм-Жомарт Токаев 70,76 процент тавыш җыйган. Токаевка 6,5 миллион сайлаучы тавыш биргән.

Икенче урында 16,2 процент казанып, "Ұлт тағдыры" хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителгән Әмирҗан Косанов тора.

Бердәнбер хатын-кыз намзәт Дания Еспаева ("Ак жол" фиркасе) өченче урында, ул 5,2 процент тавыш җыйган.

Калган намзәтләр биш проценттан да азрак тавыш җыйган.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына күрә, сайлауда халыкның 77,4% катнашкан.

9 июньдә Казакъстанда 19 мартта Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан китүеннән соң, чираттан тыш президент сайлаулары узды. Сайлауда соңгы 30 елда беренче тапкыр намзәт буларак элекке президент Нурсолтан Назарбаев катнашмады. Сайлау көнендә Алматы, Нурсолтан, Шымкент шәһәрләрендә протест чаралары узды. Анда катнашучылар сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике зур шәһәрдә 500гә якын кеше тоткарланган.