Медиа: Русия полиция хезмәткәрләренә Төркия һәм Таиландта ял итәргә рөхсәт бирелгән

Төркиянең Анталия шәһәрендә Кремль отеле

Төркия белән Таиландтан тыш, полиция хезмәткәрләренә ял итәргә рөхсәт ителгән илләр исемлегенә Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Индонезиянең Бали утравы өстәлгән

Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев 2015 елдан соң беренче тапкыр полиция хезмәткәрләренә Төркия һәм Таиландта ял итәргә рөхсәт биргән. Бу хакта ""Коммерсантъ" һәм "Фонтанка" хәбәр итә. Эчке эшләр министрлыгында мондый документ барлыгын раслаганнар.

Туроператорлар берлеге мәгълүматына караганда, ял итәргә рөхсәт ителгән илләр исемлегенә Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Индонезиянең Бали утравы да өстәлгән. Росгвардия хезмәткәрләре әлеге илләргә юлламаларны июнь башыннан ала башлаган.

2015 елның февралендә Колокольцев полиция хезмәткәрләренә җитәкче рөхсәте белән генә чит илгә чыгу тәртибе керткән дип белдерелде. Мондый карар аерым илләрдә Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләрен АКШ таләбе белән кулга алу ихтималы белән аңлатылды.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен тыелган илләр исемлеген Русия тышкы эшләр министрлыгы төзеде. Анда 116 дәүләт бар иде. Соңрак аңа үзгәрешләр кертелде, БДБ илләре, Кытай, Вьетнам һәм Куба исемлектән алынды.

2018 ел башына Русия полиция хезмәктәрләренә 13 илгә барырга рөхсәт ителгән иде.