20 июньдә аны газет редакциясенә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта "Татмедиа" ширкәте башлыгы Андрей Кузьмин хәбәр итте.
Радик Сабиров "Шәһри Казан" газеты, "Шәһри Казан" сайты һәм әлеге редакция нигезендә чыгып килүче һәм Русия төбәкләренә таратылучы "Без бергә" газетын да җитәкләячәк. 2014 елдан ул "Идел" журналының баш мөхәррире иде.
"Идел" журналын кем җитәкләячәге әлегә билгеле түгел.
Радик Сабиров - филология фәннәре кандидаты, төрле елларда "Безнең спорт" газетында, "Мәгариф" журналында, "Интертат" сайтында эшләде.
Моңа кадәр "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире булган Гөлнара Сабирова берничә ай элек "Ватаным Татарстан" газетын җитәкли башлаган иде. 2003 елдан "Ватаным Татарстан"да баш мөхәррир булып эшләгән Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан китте.