Танылган артист, драматург Әмир Камалиев вафат

Әмир Камалиев (1960-2019)

30 июньдә 59 яшендә танылган артист, драматург, язучы Әмир Камалиев вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте. Үлеменең сәбәпләре әлегә әйтелми.

Артист белән хушлашу мөрәсиме 1 июль көнне көндезге 11дә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә театр мөдире Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Әмир Камалиев (әдәби тәхәллүсе Аманулла) 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган.

1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый.

1992 елда аның "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.

1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик, популяр җырлар авторы.