Мәгъзүм Сәлахов икенче мөддәткә Татарстан фәннәр академиясе президенты итеп билгеләнде

Мәгъзүм Сәлахов

Мәгъзүм Сәлахов тагын биш ел Татарстан фәннәр академиясе президенты булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгъзүм Сәлаховны биш елга Татарастан фәннәр академиясе президенты итеп билгеләү турында фәрман имзалады. Документ 1 июльдә гамәлгә керде.

14 июньдә Сәлахов икенче мөддәткә академия президенты итеп сайланган иде.

Мәгъзүм Сәлахов Татарстан фәннәр академиясе президенты булып 2014 елның июненнән эшли. 2002-2010 елларда ул Казан дәүләт университеты (КФУ) ректоры, ә 2010-2014 елларда - КФУ президенты булды.

БУ ТЕМАГА: "Татарстан президенты җитәкчелегендәге шураның милли мәгарифкә файдасы булмаячак"

2018 елда Татарстан хисап пулаты фәннәр академиясен тикшереп, 12 млн сумга якын хилафлыклар тапкан иде. Хисап пулаты 2014 елдан 2017 елның беренче яртысына кадәр академиягә хөкүмәт бюджетыннан фәнни тикшеренүләр өчен бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерде. Тикшерү вакытында шулай ук фәнни хезмәткәрләр санының 370-тән (2014 ел) 293-кә кадәр (2016 ел) киметелгәнлеге, шул ук вакытта академия идарәсендә һәм структур бүлекләрдә эшләүчеләрнең кирәктән артыграк булуы белдерелде.

Сәлахов хисап пулаты тикшерүе "кайбер нәрсәләргә башкача карарга бик ярдәм итте", "академиядәге үзгәрешләр шактый катлаулы", диде​.