Айрат Дилмөхәммәтовны сак астына тоту 6 сентябрьгә кадәр озайтылды

Айрат Дилмөхәммәтов

Айрат Дилмөхәммәтовка Җинаять кодексының 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкы аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә гаепләү дә белдерегән.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ФСБ соравы белән башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны 6 сентябрьгә кадәр озайтты. 2 июльдә узган мәхкәмә утырышы ачык иде, әмма хөкемдар Роза Булатова урын юк дип кабинетына активистның әнисен һәм адвокатын гына кертте.

Сәясәтченең адвокаты Алексей Захаров Idel.Реалиига сөйләвенчә, Дилмөхәммәтовка 27 июньдә Җинаять кодексының 205.2 маддәсенең 2нче бүлеге һәм 280нче маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә яңа гаепләү белдерелгән. "Бу сак астында тотуны озайту өчен махсус эшләнде кебек, чөнки маддәләрнең берсе авыр җинаятьләр рәтенә карый. Гаепләүләр берни белән дә дәлилләнми. Без Дилмөхәммәтовны йорт сагына чыгаруны яки интернет куллануны чикләүне сорадык. Әмма хөкемдар тикшерү ягына басты. Без, әлбәттә, бу карарны республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез", ди Захаров.

Адвокат фикеренчә, Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны республикада сайлау кампаниясе бару сәбәпле озайталар. 8 сентябрьдә Башкортстанда башлык сайлау узачак.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Апрельдә активистка 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкы аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.

"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" Русиядә тыелган оешма әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.

280нче "экстремистик" маддә былтыр Баймакта җирле халык Чечнядан килгән эшчеләр белән низагыннан соң әйтелгән сүзләре өчен кулланыла. Узган атнада "Баймак эше" нигезендә ФСБга шаһитлар буларак, башкорт активистлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, Эльмир Мөхәммәтҗанов, Рәмилә Сәетова һәм журналист Рамил Рәхмәтов та чакырылган иде.