"Татнефть" Neste фин ширкәтенең Русиядәге ягулык салу станцияләрен сатып ала

Әлеге килешүдән соң "Татнефть" җитештергән ягулыкның 50 проценты эчке базарда сатыла алачак.

Татарстанның "Татнефть" ширкәте Neste фин ширкәте белән аның Русиядәге 75 ягулык салу станциясен һәм Петербурдагы терминалын сатып алырга килешкән. Бу хакта "Татнефть" сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

Ширкәт җитәкчесе Наил Мәганов сүзләренчә, Төньяк-Көнбатышта Neste бизнесын сатып алганнан соң "Татнефть" җитештергән ягулыгының 50 процентын эчке базарда сата алачак. Бу ширкәтнең максатларына туры килә диелә.

Ягулык салу челтәре Neste бренды белән тагын биш ел эшләячәк. Килешү бәясе әйтелми, сату-алу эше 2019 елның ахырына тәмамланыр дип көтелә. Моңа кадәр килешүне монополиягә каршы тору оешмалары хупларга тиеш.

Русия ягулык берлеге вице-президенты һәм Уфаойл җитәкчесе Ринат Фәттахов РБКга фин ширкәтенең һәр ягулык станцисе 150 млн сум торырга мөмкин дип белдергән. Килешүнең гомум бәясе 11 млрд сум дип фаразлый Фәттахов. Аның фикеренчә, Neste Русия базарында үсеш перспективасы күрми, шуңа китә. Ә "Татнефть" үзе җитештергән бензинны сату мөмкинлеген киңәйтә. "ТАНЕКО"да яңартулар булганнан соң ягулык чыгару арткан иде ди эксперт.

Neste ширкәте Русиядән китүен бизнесын Финляндия һәм Балтыйк буе илләрендә үстерү белән аңлата.