Мәрьям Солтанова йортлары Уфаның Беренче җәмигъ мәчете каршында, Тукай урамында урнашкан. Биналар каза хәлендә дип табылган, биредә яшәүче гаиләләргә уңайлы фатирлар бирү планлаштырыла. Кешеләр күченеп беткәч, йортларны сату күздә тотыла. Яңа хуҗалар исә бу биналарны төзекләндерергә тиеш була. Биналарны сатып алырга теләк белдереп, шәһәр хакимиятенә “Сүтү һәм күчерү хезмәте” идарәсе мөрәҗәгать иткән.
Әлеге йортлар ачыкланган мәдәният объектлары исәбенә керә. Уфада татар истәлекле урыннарын саклау өчен көрәш алып баручы татар җәмәгатьчелеге бу карарга ризасызлык белдерә. Бер ай элек йортларның берсенә “Монда Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәде” дигән истәлек тактасы куелган иде.
“Хәзер анда кеше яши, алга таба булачак сатулар вакытында бу йортларны төзекләндерү һәм озакка арендага алу хокукы кемгә эләгәчәге билгесез. Мәрьям Акчурина йортын төзәтерлек акчаларыбыз булса, шәһәр ихтыяҗларына алу безнең өчен файдалы да булыр иде. Ә болай, аның кешеләрен чыгарырлар да, биналар әкренләп җимерелеп бетәр”, дип сөйләде Азаттыкка Уфаның “Архзащита” иҗтимагый хәрәкәте активисты Эльза Мәүлимшина.
Мәүлимшина имам Сатаев йортларын коткарып калу өчен көрәшә. Бу биналарны да “муниципаль ихтыяҗлар өчен” дип шәһәр карамагына күчергәннәр иде. Әмма шуннан соң аларны сүтеп ташлау өчен төзелеш ширкәтенә бирделәр.
БУ ТЕМАГА: Уфада Зыя Камали йортын җимерә башладыларXIX гасырның икенче яртысы, XX гасыр башында барлык Идел буе һәм Сембер губернасына билгеле фабрикант Тимербулат Акчурин кызы Мәрьям Солтанова 1859 елда туган. Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Мөхәммәдьяр Арслангалигә кияүгә чыкканнан соң ул Уфада яши башлый, мөселман хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли. Ятим мөселман һәм урыс кызлары өчен балалар йорты, башлангыч мәктәп, мәдрәсәләр һәм китапханә ача. Ятим малайлар яшәгән балалар йортын һәм картлар йортын финанслый. Ул җитәкләгән оешма мөселман хатын-кызларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү, мәгърифәтчелек, хәйрия эшләре белән шөгыльләләнә. Ире үлгәннән соң мөселман хатын-кызлары җәмгыяте эшләгән ике катлы бинаны ятим кызларга балалар йорты итеп бүләк итә һәм аны 1920 елга кадәр финанслый. 1928 елда Мәскәүдә вафат була.
7 июньдә Уфада "Берлек" иҗтимагый оешмасы һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы башлангычы белән танылган мәгърифәтче һәм хәйрияче Мәрьям Солтанова-Акчурина йортына мемориаль такта куелган иде.