Җырчы Айдар Рәкыйпов: "Татар булсаң да, "башкорт" дип язып китәләр иде"

Айдар Рәкыйпов

Яңа буын татар-башкорт җырчысы Айдар Рәкыйпов Татарка, Лейна иҗатларына әллә ни исе китмәвен әйтә. Ул үз иҗатында кавказ халкы биюләренә аерым урын бирә, бала чагындагы җанисәпне хәтерли.

Татар эстрадасында юлын Гөлназ Шакирова белән дуэт буларак башлап, "Мәхәббәтем" клибы аша күпләргә таныш булган Айдар Рәкыйпов хәзерге вакытта шәхси иҗатын үстерә, татар һәм башкорт телләрендә җырлар яздыра, клиплар төшерә. Азатлык хәбәрчесе җырчы белән очрашып, халык санын алуга, Татарка клипларына мөнәсәбәте, иҗат иреклеге хакында сөйләште.

– Айдар, сез татармы, татар-башкортмы? 2020 елда халык санын алганда кем булып язылачаксыз?

Өйдә ничек сөйләшәсең, туганнарың белән ничек аралашасың, нинди телдә уйлыйсың, шул милләткә керәсең

– Исемдә, мәктәптә укыган вакытта, халык санын алуда, татар булсаң да, "башкорт" дип язып китәләр иде. Мин үземне татар дип саныйм. Кәгазьгә нәрсә генә язылса да, өйдә ничек сөйләшәсең, туганнарың белән ничек аралашасың, нинди телдә уйлыйсың, шул милләткә керәсең. Минемчә, нинди генә милләт дип язсалар да, бар яхшы кеше, бар начар кеше – мин шуны гына аерам.

Кечкенә Айдар Рәкыйпов әти-әнисе белән

Сезнең кебек яңа буын татар җырчыларына халык санын алуда татарларның күп булуы мөһимме?

– Җырчы буларак кына түгел, ә Русия ватандашы буларак, халык санын арттырып язып кына әллә ни эшләп булмый дип уйлыйм. Бүгенге көндә халыкка моны эшлә, тегене эшлә дип кенә булмый, чөнки халыктан да зур, көчле нәрсә юк, иң мөһиме – тату яшәү. Чөнки сугышалар, халык, җир бүләләр. Татармы ул, урысмы, башкортмы, илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

– Татар-башкорт киемнәре белән клип төшердегезме әле?

– Әлеге вакытка кадәр андый клип төшергән булмады. Бәлки киләчәктә эшләрбез дә, чөнки элекке киемнәрдә милләтнең, халыкның мәдәнияте сакланган. Без алар белән горурланырга, сакларга тиешбез.

Айдар, "Бәхет телим, шатлык телим" җыры клибында кавказ биюләрен, тау халкын күрсәттегез. Нинди максаттан?

– Бу җырның көе кавказ мотивында булгач, монда башка бию кую урынлы да түгел. Ә нигә көе кавказча дигәнгә килсәк, иҗатка, музыкага карата ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел дип саныйм. "Бәхет телим, шатлык телим" җырын мондый стильдә башкару – минем өчен яңалык. Мөмкинлек булганда, без аны эшләп карарга тиеш дип уйладым. Һәрбер җырым үзенчәлекле, аларны үзем аша үткәрәм, югары дәрәҗәдә башкарырга тырышам. Ә кайсысы яхшырак, көчлерәк икәнен халык үзе хәл итә.

Кавказ халыклары вәкилләре ирекле, кыю. Алар татарларга үрнәк була аламы?

– Милләтләрне чагыштыру дөрес түгел дип саныйм. Чөнки һәр милләтнең үз тарихы, йоласы, теле, тәрбиясе. Нинди генә милләт вакиле булуга карамастан, горурланырлык яхшы эше булсын.​

Бәлки үзегез дә шундый кыю, ирек сөючән җырчы булырга телисездер?

– Чыннан да, минем иҗатымда ниндидер чикләүләр юк. Булдыра алганча төрле телләрдә, стильләрдә җырлап, яңалык кертә алсам, мин аны эшләячәкмен.​

Татар яшьләре арасында телне ничек пропагандалап була? Сез бу эштә катнашыр идегезме?

Әби-бабаларыбыздан калган телебезне, җырларыбызны, без саклап, киләсе буынга тапшырырга тиешбез

– Әлбәттә, әби-бабаларыбыздан калган телебезне, җырларыбызны, без саклап, киләсе буынга тапшырырга тиешбез. Кешегә барып: "Син татарча сөйләшергә тиеш", дип әйтеп кенә пропаганда эшләү, әлбәттә, дөрес түгел. Аның өчен телне дөрес кулланып, шул ук иҗат, музыка аша дөрес реклама эшләргә кирәк. Мәсәлән, Казакъстанда, Америкада дусларым яши, алар телне, илне бик сагына, шуңа күрә, пропаганда буларак, шул чит илләргә дә татар җырларын, моңнарын алып барып җиткерү – минем өчен зур бәхет булыр иде.

Филүс Каһиров Америкага концертлар белән барып кайтты, аннан Ришат Төхвәтуллин да Азатлыкка шулай ук чит илгә барырга теләген белдерде. Сездә андый планнар бармы?

Айдар Рәкыйпов

– Беренчедән, мин аларның икесе белән дә аралашып торам. Алар минем өчен үрнәк, акыллы, тәрбияле дуслар, чөнки әйткән сүзләре, теләкләре чын күңелдән. Икенчедән, татар җырчысының чит илгә барып концерт куюын горурлык дип саныйм, мин моңа бик шатмын. Әлбәттә, һәрбер җырчының андый теләге бардыр. Мин дә баш тартмыйм, бәлки без дә оештыра алырбыз. Әлегә алдан нидер ышандырасым килми. Ходай насыйп итсә, барырбыз.

– Әлегә экраннарга чыкмаган яңа клибыгызны татар авылында төшердегез, ни өчен анда, авыл темасы искерде түгелме?

– Авыл кешесе буларак, минем авыл тормышын, экраннар аша күрсәтү теләге бар иде. Бүгенге көндә авылларның әһәмияте бик зур, клип сюжеты аша без шуны да җиткерергә теләдек.​

Ул клипта татар кызлары нинди итеп сурәтләнәчәк, авыл кызлары образы әле дә элеккеге кебекме, әллә башкамы инде?

– Мин үзем ясалма әйбер яратмагач, һәр күренешнең кызлар тарафыннан да чынлап эшләнүен теләдем. Алар тирестә дә аунады, печән дә чапты, утын да ярды. Монда кызларның кирәк икән, иң авыр авыл эшен дә башкарганлыгын, кирәк икән, матур да була алганлыгын күрсәттек.

– Өчпочмак кебек милли атрибутлар күренде, алар нигә керде, миллилекне күрсәтүме бу, әллә хайпмы?

– Бар милли әйберләр дә авылдан килә, шуңа күрә аларның бу клипта булуын мөһим дип санадык.

– Яңа заман татар кызы образын клип аша тудырып була дип уйлыйсызмы?

– Төгәл генә әйтә алмыйм, без андый максат куймадык. Монда һәр кешенең күз аллавыннан, карашыннан тора. Татар кызы кем өчендер ул авылда сыер савып, ашарга пешереп, балалар караган, кемгәдер матурлык бәйгесендә җиңгән кыз булырга мөмкин. Без бу клипта гади авыл кызы образын гына күрсәттек.

– Җиде ел элек сез Гөлназ Шакирова белән дуэт буларак таныла башлаган идегез, клипларыгыз чыкты. Нигә кинәт сезнең дуэт таркалды, Гөлназ Шакирова белән ник аерылыштыгыз?

– Без Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укып кына йөри идек. Клип төшерү тәкъдиме Гөлназ ягыннан булды. Анда ясалма, уйлап чыгарылган түгел, саф хисләр күрсәтелде, чын күңелдән төшерелде. Үзенчәлекле, яхшы сыйфатлы клип чыкты дип уйлыйм. Чөнки ул вакытта андый клиплар юк иде. Озынлыгын гына алсаң да, 5 минуттан артык. Ялгышмасам, аңа кадәр телевидениегә мондый озын клипларны алганнары булмаган. Ләкин безгә шалтыратып, клибыгыз ошады, дип ТНВ, "Мәйдан" каналлары сорап алды.

Хәзер кемне дә булса гаепләп утырасым килми, аерылышу яки кавышуны егет белән кыз үзе хәл итә. Шулай булды һәм шулай булырга тиеш булгандыр. Сәбәбе – безнең икебезнең арада гына, шунда калсын. Халыкның үз проблемнары да җитәрлек. Аңа продукт кирәк. Безнең яхшы продукт килеп чыкты, бу очракта экран артындагысын сөйләү – дөрес түгел дип саныйм.

– Әлеге клипка хәзер мөнәсәбәтегез нинди, дуэт таркалгач бетереп ату теләге тумыймы?

– Дөресен әйткәндә, кире кайта торган гадәтем юк, нәтиҗә ясыйм да, алга таба эшлим. Ә ул клипны һаман да "Мәйдан" каналы күрсәтә, ялгышмасам. Күргәндә, киресенчә, рәхәт тойгылар урап ала, күңелләр күтәрелеп китә, Чөнки Гөлназ минем беренче мәхәббәтем иде. Ул тормышымда, йөрәгемдә якты хатирә булды һәм шулай булып калачак та. Мин моңа бик шатмын.

Сезне Ришат Төхвәтуллин белән чагыштыралар кайвакыт тавышларыгызны бутыйлар дип ишеттек. Бу чынмы?

– Ришатка килгәндә, без аның белән күптәнге дуслар, кечкенә чакта конкурсларда күрешә идек, шуннан бирле аралашабыз. Иҗатта ул миңа киңәшләрен бирә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Җырдан тыш безне волейбол бәйли, чөнки икебез дә бу спорт төрен яратабыз.

Тавышларга килсәк, чыннан да халыкның андый сүзләр язганы бар, "Сылукай" җыры чыккач, репетиция вакытында: "Нигә кеше җырын җырлыйсың?", дип килеп әйткәннәре дә булды. Ләкин алар охшаш түгел дип уйлыйм, чөнки һәр кешегә үзенә генә хас моң, кабатланмас тавыш бирелә. Ә чагыштыру һәрвакытта да булган һәм булачак. Бәлки чагыштырмасалар, җырчылар башкалардан аерылып торырга тырышып, үз өсләрен яхшыртмаслар иде.

Бу җәйдә Татарка исемле дөньякүләм популяр башкаручы Чаллы кызы "Ау" дигән татарча клип чыгарды, Лейна исемле Кукмара кызы да татарча-урысча клибы белән танылу алды, сез аларны карадыгызмы? Кайсы күбрәк ошады?

– Минем интернетка кереп, махсус кемнең нәрсә эшләгәнен, нинди клип төшергәнен карап утырганым юк. Миңа ул кызык та түгел, чөнки үз планнарым, эшләрем, максатларым бар, ләкин бу клипларның икесен дә күрдем. Мин ошады дип тә, ошамады дип тә әйтә алмыйм. Бармы? Бар.

Лейна, мәсәлән, татарча-урысча, күбрәк урысча җырлап, бераз татар сүзләре кыстырып күп карау, тиз популярлык алырга тели дигән хис калмыймы сездә?

– Эстрадада мондый җырларга да урын бар дип уйлыйм. Безнең бер җирдә дә татар кешесе татарча гына, урыс кеше урысча гына җырларга тиеш дип язылмаган. Татар телен пропагандалау ягыннан карасак, бу дөрес адым, чөнки аны татар кешеләре генә түгел, интернетка кергәч, төрле телдә аралашучылар карый, тел белән дә кызыксына, хәтта кабатлап җырлап йөри башлый. Бу начар түгел.

Мондый иҗат татар телен ваклый, боза, "солянка" (урысча-татарча) телгә әйләндерә дип уйламыйсызмы?

Айдар Рәкыйпов

– Телне "солянкага" дөрес тәрбия бирмәү әйләндерә. Татар кешесенең өйдә урысча сөйләшеп, балаларын шул телдә тәрбияләве, җәмгыятьтә урысча аралашуы, телне күберәк боза. Бүгенге көндә без сөйләшкән телне саклап, үзебезнең балаларга җиткерә алсак, бу бик яхшы булачак.

Татар эстрадасында иҗат иреге бармы?

– Бар. Безнең эстрадада төрле стильләр, юнәлешләр бар. Ләкин шул иректә үзебезнең халык җырларын да онытмаска тиешбез, аларны саклап калу да безнең бурычыбыз. Аларны саклаган очракта гына, сәнгатебез үсәчәк. Элекке җырларның бит тирән мәгънәсе, тарихы бар. Башкорт халык җырларын җырлап үсеп, аларның тарихын өйрәнгәннән әйтәм. Әлеге вакытта җыр язу берни тормый. Миңа шундый җыр кирәк дип шалтыратасың да, язып бирәләр. Шуңа күрә, кайбер заманча җырлар бер көнлек, ә халык җырлары мәңгелек дип саныйм.

Алга таба нинди стильдә үсәргә телисез? Урысча-татарча җырлар идезме?

– Стильга килгәндә, бер яктан, бездә татарча гына, татар мотивы белән җырларга кирәк, урысча җырларга кирәкми, диләр. Кайбер вакытта чит телдә җырласаң да көләләр. Ләкин вокалның нигезе Италиядән килә. Бу җырлар тавышны үстерә һәм музыка өлкәсендә белемне арттыра. Бүгенге көндә үземә чикләр куям дип әйтә алмыйм. Мин башка телләрдә дә җырлый алам. Шуңа күрә, булдыра алсам, кирәк булса, башка телдә дә җырлармын дип өметләнәм. Ләкин мин җырчы һөнәренә укыган кеше буларак, ул җырны аерым йә татар, йә урыс, йә башка телдә башкарачакмын.