Башкортстанда юл казасында һәлак булучыларның мәетләре Татарстанга озатылган

Автобус казасы

Башкортстанда юл казасына очраган автобустагы юлчылар "Лидертранс" транспорт ширкәте хезмәткәрләре булырга ихтимал.

Башкортстанның Архангельски районында автобус казасында һәлак булган алты кешене мәете Татарстанга җибәрелгән. "Интрерфакс" хәбәр итүенчә, шулай ук зыян күргән җиде кеше дә Татарстанга озатылган.

Агентлык мәгълүматларынча, юлчылар Чаллыда урнашкан "Лидертранс" өре транспорт ширкәте хезмәткәрләре булырга мөмкин.

14 июль кичендә Башкортстанның Архангел районында 39 юлчы булган автобус казага эләкте. Каза Уфа-Белорецки юлының 54нче чакрымында була.