Кызга 14 тула. Паспорт алырга җыенабыз. Таныш-белешләр, дуслары, классташларыннан сорашабыз, өстәмә Татарстан бите булган паспорт алып буламы икән? "Юуук, – дип суза берсенең әнисе, – андыйны алу мөмкин идемени?"
"Неее, – дип җавап бирә берсе, – мне никто не предлагал". Өченчесе андый паспорт бланкы беткән, бүтән ясатмыйлар икән дип кәефне төшерде.
Шулай да, тырышып карарга булдык.
Иң беренче эш итеп, МФЦга (многофункционнальный центр) шалтыраттым. Анда татарча соравыма бик матур гына итеп җавап биреп, аның татарча кушымта турында булуын белгәч, баш тарттылар. "Без андыйны ясамыйбыз, сезгә яшәү урыныгыздагы паспорт өстәленә барырга кирәк", диделәр.
Киттек. Үз районыбызның паспорт өстәленә барып кереп, өстәмә битле паспорт сорагач, паспорт өстәле башлыгы безгә бик гаҗәпсенеп карады. "Кайсыгызга кирәк, кызгамы, әллә әнисенәме?", ди. Әйтерсең, кызны паспорт алырга мин мәҗбүр итәм. "Юк, минем үземә шундый паспорт кирәк", ди кызый.
Нигә кирәк ул сезгә, аның бернинди өстенлеге дә юк бит дип бераз сөйләнгәннән соң, ул андый битле паспортларның беткәнен, бары тик күрше районның паспорт өстәлендә ике данә генә калганын әйтте. Ихтыярыгыз, дигән кебек, күрше районга шалтыратып, өстәмә битле паспорт сораучы "экземплярларның" әле калганын хәбәр итте дә, ясап бирегез инде дип үтенде. Рәхмәт анысына.
БУ ТЕМАГА: Татар паспорты әле дә бирелә, алучы гына юкИке данә калган паспортны башкалар алып китеп өлгермәсен дип чаптык! Документларны тапшырганда, туу турында таныклыкны алыштырырга кирәклеге билгеле булды. Үзебез дә инде, бөгәрләнеп бетмәсен дип, бала туу белән таныклыкны пластик япма белән ябыштырып куйган идек.
Безнең систем исемнәрне үзе татарчага тәрҗемә итә
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, таныклыкны алыштыруны сорадык. Пошлинасын түләп, таныклыкны алырга киттек. ЗАГС бинасына барып керүгә мин 14 ел элек булган вакыйгаларны янәдән кичердем. Баланың исемен таныклыкта Әлия дип язганнар иде ул вакытта. ЗАГС хезмәткәре миңа шул ук таныклыкны, исемнәрдә өч хата булган таныклыкны суза. "Туктагыз әле, мин сезгә баланың исеме дөрес итеп язылган таныклык бирдем, сез нишлисез?", дип тузынам. "Безнең систем исемнәрне үзе татарчага тәрҗемә итә, – ди күзләрен зур итеп ачып хезмәткәр кыз, – бәлки, сез ничек дөрес язылганын белмисездер."
"Үз баламның исемен дә белмәскә, сез мине кемгә саныйсыз? Гарәп теленнән мәгънәсен дә әйтеп бирә алам, ә сез язган исем татар халкында бөтенләй юк."
Бердәнбер юл: тагын дәүләт пошлинасы түләп, дубликат ясату. Татарча белгән хезмәткәр табып, эшләделәр тагын берне. Анысында исемне генә түгел, фамилияне дә дөрес итеп яздырдык. Таныклыкны алып, паспорт өстәленә барганда, документлар тутырганда да өстәмә битле паспорт алачакка ышанмый идек әле. Гариза язганда бары тик карандаш белән генә "тат вкл" дип язып куйдылар.
Бер айдан барып алдык паспортны. Теләгәнчә. Өстәмә татарча битләр белән. Кыз горур: "Минем паспортка исем-фамилиям хатасыз язылган", – ди. Безгә – әти-әнисенә төрттерүе. Чөнки безнең паспортларның татарча битләрендә дә фамилияләр урыс телендә язылган.
Айсылу Галиева
Татар ата-аналары берләшмәсе вәкиле
"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра