Аксубай районында борынгы мөселман каберләре табылган

Археологлар тикшеренү эшләрен тәмамлый, табылган сөякләрне Казанга экспертизага алып китәләр.

Татарстанның Аксубай районында нефть торбаларын үткәргәндә эшчеләр борынгы мөселман каберләрен тапкан. Моның хакта Иске Киязлы авылы башлыгы Газинур Дәүләтшин Inkazan басмасына сөйләгән.

Каберлекләр өч авыл (Иске Киязлы, Яңа Киязлы һәм Кызыл Тау) арасындагы юл янында табылган. Дәүләтшин сүзләренчә, бүгенге көндә белгечләр һәм археологлар тикшеренү эшләрен тәмамлап килә.

Табылган каберләр турында билгеле фактлар әлегә аз. Авыл башлыгы моның мөселман зираты булганын сөйләгән. Барлык табылган сөякләр Казанга экспертизага алып кителә. Каберләрнең барлыкка килү вакыты – якынча X-XIV гасырлар аралыгы.

Аксубай районында Казан, Мари Иле һәм Башкортстан археологлары эшли.

XI гасырдан XIII гасырга кадәр хәзерге Татарстан җирлегендә Идел буе Болгар дәүләте булган, XIII-XV гасырларда исә – Алтын урда дәүләте. Әлеге каберләр шул дәүләтләр мәдәнияте өлеше булырга мөмкин.