Хабаровски краенда балалар булган чатырлы алан янган

Янгыннан соң алан күренеше

Янгында 11 яшьлек кыз һәлак булган, өч бала мәрткә киткән. Алан персоналы янгынны үз көчләре белән сүндерергә тырышкан, янгын сүндерүчеләрне соң чакырган.

23 июльгә каршы төндә Хабаровски краеның "Холдоми" чаңгылы тау туристик комплексында урнашкан балалар өчен чатырлы аланда янгын чыккан. Утта 26 чатырның 20се янып чыккан. Янгын мәйданы ике мең дүрткел метр тәшкил иткән.

Янгында 11 яшьлек кыз һәлак булган. Тагын өч бала мәрткә киткән. Барлыгы тугыз кеше зыян күргән. Аланда җиде яшьтән унбиш яшькә кадәр барлыгы 189 бала булган.

ЯҢАРТУ. Төштән соң ТАСС агентлыгы хастаханәдә тагын 3 кызның үлгәнен хәбәр итте. Мәгълүмат чыганагы булып төбәк хакимияте атала. Шулай итеп корбаннар саны дүрткә җитте.

Янгын сәбәбе булып ватылган җылыту җиһазы булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС. "Җылыту җиһазында киемне киптергән булырга мөмкиннәр. Башка версияләр дә өйрәнелә", ди хәбәр агентлыгы чыганагы.

Алан персоналы янгынны үз көчләре белән сүндерергә тырышкан, янгын сүндерүчеләрне соң чакырган. Хабаровски крае башлыгы Сергей Фурал аланның хосусый булганын һәм ачылырга рөхсәт булмавын белдерде. Янгын чыгу сәбәпле Русиянең Тикшерү комитеты җинаять эшен ачкан. Хабаровски крае хакимияте төбәктәге барлык балалар аланын тикшерергә җыена.